12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мамакова Раушания Минневакифовна66
учитель тататарского языка и литературы
Россия, Татарстан респ., пгт Рыбная Слобода
Материал размещён в группе «Татар теле укытучылары төркеме»

7 нче сыйныф өчен «Татар теле » предметыннан

төп гомуми белем бирүнең ФДББС укыту программасы

(рус төркеме)

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документлары, стандартлар һәм дәреслекләргә нигезләнеп төзелде:

Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года).

Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2015 нчы елның 31 нче декабрь боерыгы 1577 нче номер белән расланган).

Балык Бистәсе “Мәгариф бүлеге казна учреждениесе” эш программалары төзү буенча 02.09.2016 нчы елгы хаты.

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учереждениесе “ Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең 21.05.2016 елгы 112 номерлы боерыгы белән гамәлгә кертелгән төп белем бирү программасы.

7.2016/2017 нче уку елына 23.08.2016 нче ел 178 нче номерлы боерыгы белән гамәлгә кертелгән Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учереждениесе “ Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең укыту планы.

7. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учереждениесе “ Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” укытучыларының 31.08.2016нчы ел 209 нчы боерыгы белән гамәлгә кертелгән” Эш программалары турында положение”се.

8.Урта гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2015 нчы елның 31 нче декабрь боерыгы 1578 нче номер белән расланган). .

Татар теле укыту максатлары

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын «бала өчен башка дөньяга тәрәзә ачу» булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге.

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Бурычлар:

- өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;

- диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;

- текстларны сәнгатьле итеп, аңлап укый белү күнекмәләрен булдыру;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.

Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, 1нче сыйныфта өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла, укыту балаларның шәхси –психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла.

Укуга өйрәткәндә, рус телле балалар татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтергә, тартыкны сузыкка ияртеп, кыска сүзләрне бөтен килеш, озын сүзләрне иҗекләп укырга, алга таба сәнгатьле итеп, йөгерек һәм аңлап укырга; укылганның эчтәлегенә төшенеп барырга, яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып күзалларга яки сүзлектән таба белергә тиешләр; кычкырып уку, эчтән уку төрләре кулланыла .

Укыту предметына гомуми характеристика.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы”Закон нигезендә татар һәм рус телләре-тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора.Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы,шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү,аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теле,танып белү чарасы буларак ,укучыларның фикер йөртү,интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә,шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта,башка халыкларга карата хөрмәт хисе,толерантлык,мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

7 нче сыйныфта – 70 сәгать (атнага 2 сәгать).

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

1. Белем һәм тормыш.

«Яңа уку елы» темасы буенча лексик-грамматик материал. Сыйфатлар ясалышы. Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль. Хәл фигыль, хәл фигыльнең 4 төре, аларны сөйләмдә куллану. «Мәктәптә беренче көн», «Без киңәшләр бирәбез» темалары буенча сөйләм үрнәкләре. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Китапханәдә формуляр тутыру, кирәкле китапның исеме, авторы. Рәвеш төркемчәләре. Сәбәп белдерү формасы. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе. «Көндәлек – документ, көндәлек - синең көзгең» темасы буенча лексик-грамматик материал. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. «Инфинитив+кирәк» төзелмәсе.

2. Без бергә ял итәбез.

Сыйфат фигыльнең заман формалары, сөйләмдә кулланылышы. Җөмләнең баш кисәкләре. «Буш вакыт» темасына караган лексик-грамматик материал. Ия белән хәбәр арасындагы сызык. Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен тотышы турында сөйләшү, бәя бирү. Теркәгечләр. «Минем буш вакытым» темасына сөйләшү. Исем фигыльнең барлык, юклык формасы. Кереш сүзләр. «Ялгыш адым» шигырендәге лексик-грамматик материал. «Нәрсә ул егетлек?» проблемасы буенча лексик грамматик материал. Бездәге үрнәк сыйфатлар. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. «Безнең йортның подъезды» темасына сөйләшү.

3. Өлкәннәр һәм кечкенәләр.

Җөмләнең иярчен кисәкләре – тәмамлык, хәл. Тәрбиялелек сыйфатлары. «Без бер-беребезгә булышабыз», «Ярдәмләшеп яшәү күңелле» темасы буенча сөйләм үрнәкләре. Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше, сөйләмдә кулланылышы. «Ата-анага хөрмәт» темасына караган лексик-грамматик материал. Кисәкчәләр. Аралашу әдәбе, «Тәрбияле булу заманчамы?» проблемасы буенча сөйләшү. Билгеләү алмашлыклары. Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтү, рөхсәт сорау формалары. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү турында сөйләү. Әти-әниләрне бәйрәм белән котлау үрнәкләре.

4. Без Татарстанда яшибез.

Туган ягым – Татарстан” темасына караган лексик-грамматик материал. Татарстанның географик урыны, климаты, байлыклары. Татарстанның сәнәгате. «Без Татарстанда яшибез» темасы буенча сыйләшү. Теләк белдерү формалары, теләк фигыль. Максат белдерү формалары. Атаклы композитор Сара Садыйкова.

Укытуның планлаштырган нәтиҗәләре.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

«Татар теле» предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

«гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек» төшенчәләрен кабул итү, «башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык», «кеше кадерен белү» кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

парларда һәм күмәк эшли белү;

мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау:

төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм:

сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә төзеп яза белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә һәм яза белү.

Монологик сөйләм:

программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген язма сөйләмдә бирә белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне дөрес кулланып, өйрәнгән текстның эчтәлеген язма сөйләмдә бирә белү;

Язу:

өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Төп темалар

Укучыларның төп эшчәнлегенә характеристика

Сәгать саны

Белем һәм тормыш

Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

22

Без бергә ял итәбез

Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирү. Яраткан шөгылең турында сөйләү. Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү.

20

Өлкәннәр һәм кечкенәләр

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтү, өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйләү.

17

Без Татарстанда яшибез

Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйләү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү. Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйләү.

11

 

Барлыгы

70

Планлаштыра торган контроль эш төрләре.

 

Контроль эш

Диктант

Изложение

Сочинение

Тест

Сүзлек диктанты

3

2(1конт)

1

1

3

3

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәреснең темасы

Сәг. саны

Үткәрелү вакыты

план

фактик

Белем һәм тормыш (22 с.)

 

«Яңа уку елы» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

05.09

 

 

Сыйфатлар ясалышы.

1

07.09

 

 

Җәйге ял турында сөйләшү .

1

14.09

 

 

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

19.09

 

 

Хәл фигыль.

1

21.09

 

 

Хәл фигыльнең 4 төре..

1

26.09

 

 

Хәл фигыль, хәл фигыльне сөйләмдә куллану.

1

28.09

 

 

«Мәктәптә беренче көн» темасы буенча сөйләм үрнәкләре. Хәл фигыль формаларын сөйләмдә куллану

1

03.10

 

 

«Без киңәшләр бирәбез» темасы буенча сөйләм үрнәкләре.

1

05.10

 

 

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

10.10

 

 

Без бергә дәрес хәзерлибез”, “Китапханәгә йөрибез” сөйләм үрнәкләре.

1

12.10

 

 

Кереш аттестация эше(тест№1). Рәвееш төркемчәләре.

1

17.10

 

 

Без китаплар укыйбыз”тексты буенча күнегүләр эшләү.

1

19.10

 

 

Сәбәп белдерү формасы.

1

24.10

 

 

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

1

26.10

 

 

Диктант.Фигыль темасы буенча.Р.Н.Фатыйхова “Татар теленнән диктантлар,контроль эшләр,тестлар”,32 бит.

1

07.11

 

 

Хаталар төзәтү өстендә эш.«Көндәлек – документ, көндәлек - синең көзгең» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

09.11

 

Безнең көндәлекләребез”темасына сөйләшү. “Белем һәм тормыш” темасына сүзлек диктанты. Р.З.Хәйдарова,Р.Л.Малафеева “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”.

1

14.11

 

 

Яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

16.11

 

 

«Инфинитив+кирәк» төзелмәсе.

1

21.11

 

 

Контроль эш “Белем һәм тормыш”темасы буенча.Р.З.Хәйдарова,Р.Л.Малафеева “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”.

1

23.11

 

 

Хаталар төзәтү өстендә эш. “Белем һәм тормыш”темасын кабатлау.

1

28.11

 

Без бергә ял итәбез (20 с.)

 

Сыйфат фигыльнең заман формалары.

1

30.11

 

 

Сыйфат фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

1

05.12

 

 

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

07.12

 

 

«Буш вакыт» темасына караган лексик-грамматик материал.

1

12.12

 

 

Ия белән хәбәр арасындагы сызык.

1

14.12

 

 

Буш вакытны файдасыз үткәрү” турында сөйләшү..

1

19.12

 

 

Арадаш аттестация эше(тест) №2

1

21.12

 

 

Хаталар төзәтү өстендә эш .Теркәгечләр.

1

09.01

 

 

«Минем буш вакытым» темасына сөйләшү.

1

11.01

 

 

Исем фигыльнең барлык формасы.

1

16.01

 

 

Кереш сүзләр.

1

18.01

 

 

Кереш сүзләрнең сөйләмдә куллануы.Сочинениегә әзерлек.

1

23.01

 

 

Сочинение «Минем буш вакытым».

1

25.01

 

 

Ялгышлар төзәтү өстендә эш.«Ялгыш адым» шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

30.01

 

 

«Нәрсә ул егетлек?» проблемасы буенча лексик грамматик материал.

1

01.02

 

 

Бездәге үрнәк сыйфатлар. Без бергә ял итәбез”темасына сүзлек диктанты. “Белем һәм тормыш”темасы буенча.Р.З.Хәйдарова,Р.Л.Малафеева “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”.

1

06.02

 

 

Тартымлы исемнәрнең берлек санда килеш белән төрләнеше.

1

08.02

 

 

«Безнең йортның подъезды» темасына сөйләшү.

1

13.02

 

 

Контроль эш. “Без бергә ял итәбез”темасы буенча“Белем һәм тормыш”темасы буенча.Р.З.Хәйдарова,Р.Л.Малафеева “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”..

1

15.02

 

 

Хаталар төзәтү өстендә эш. Без бергә ял итәбез”темасын кабатлау.

1

20.02

 

Өлкәннәр һәм кечкенәләр (17с.)

 

Җөмләнең иярчен кисәге – аергыч.

1

22.02

 

 

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең үзара мөнәсәбәте.

1

27.02

 

 

Җөмләнең иярчен кисәге – тәмамлык.

1

01.03

 

 

Тәрбиялелек сыйфатлары.

1

06.03

 

 

Җөмләнең иярчен кисәге – хәл.

1

13.03

 

 

«Без бер-беребезгә булышабыз» темасы буенча сөйләм үрнәкләре.

 

15.03

 

 

Контроль диктант.(3нче чирекне йомгаклау). Исем сүз төркеме буенча. Р.Н.Фатыйхова “Татар теленнән диктантлар,контроль эшләр,тестлар”,36 бит.

1

29.03

 

 

Хаталар төзәтү өстендә эш. Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше

1

03.04

 

 

Исем фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

1

05.04

 

 

«Ата-анага хөрмәт» темасына караган лексик-грамматик материал.

1

10.04

 

 

Кисәкчәләр.

1

12.04

 

 

Аралашу әдәбе проблемасы буенча сөйләшү.

1

17.04

 

 

«Тәрбияле булу заманчамы?» проблемасы буенча сөйләшү.

1

19.04

 

 

Билгеләү алмашлыклары. Өлкәннәр һәм кечкенәләр”темасына сүзлек диктанты. Р.З.Хәйдарова,Р.Л.Малафеева “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”.

1

24.04

 

 

Аралашуда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

1

26.04

 

 

Контроль эш “Өлкәннәр һәм кечкенәләр”бүлеге буенча. .Р.З.Хәйдарова,Р.Л.Малафеева “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”..

1

03.05

 

 

Хаталар төзәтү өстендә эш.” Өлкәннәр һәм кечкенәләр”бүлеген кабатлау.

1

08.05

 

Без Татарстанда яшибез (11 с.)

 

Арадаш аттестация эше(тест)№3

1

10.05

 

 

Туган ягым – Татарстан” темасына караган лексик материал. Изложениегә әзерлек

1

15.05

 

 

Изложение «Укытучы» Р.Н.Фатыйхова “Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар”,53 бит..

1

17.05

 

63-64

Хаталар төзәтү өстендә эш.Татарстанның географик урыны. «Без Татарстанда яшибез» темасы буенча сөйләшү.

1

22.05

 

65-66

Туган як “темасына монологик сөйләм”.”Ялкын” журналына хат.

1

24.05

 

67-68.

Теләк белдерү формалары.

1

29.05

 

69-70

Максат белдерү формалары. Йомгаклау дәресе

1

31.05

 

Бәйрәм көннәре эш көннәренә туры килү сәбәпле, дәресләр һәм темалар берләштерелә , шуңа карамастан Дәүләт стандартының үтәлеше саклана.

12 нче сентябрь,8 нче март,1нче май.

Кушымта.

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

УМК“Туган ягыбыз ни өчен якын?”

1. Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. “Татар теле. 7 нче сыйныф”. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел


 

 

2. Хәйдәрова Р.З., Р.Л. Малафеева,«Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар», Казан, 2014нче ел.

3. Хәйдәрова Р.З., Р,Л. Малафеева”Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту”. 7нче сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). – Казан, «Татармультфильм», 2014нче ел.

4. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. – Яр Чаллы, 2014нче ел.

5. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан, «Мәгариф», 2008нче ел.

Укучылар өчен

1.Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. “Татар теле. 7 нче сыйныф”. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел

2.Насибуллина Р.Н. «Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов». – «Мәгариф» нәшрияты, 2007нче ел.

Өстәмә әдәбият

1. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, Гыйлем нәшрияты, 2009нчы ел.

3. Насибуллина Р.Н. «Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов». – «Мәгариф» нәшрияты, 2007нче ел.

4. Максимов Н.В. «Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология. «Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2004нче ел.

Интернет ресурслар

1. http://adiplar.narod.ru /

2. http://shigriyat.ru /

3.http://www.tatknigafund.ru /

4. http://miras.belem.ru/

5. http://www.tugantelem.narod.ru/

6. http://tatar.com.ru/

7. http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

8. http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте http://. suzlek.ruon-line русча сүзлек

9. Электрон ресурслар: «Бала» китапханәсе, «Татар мультфильмнары», мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com)

Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең нормалары hәм критерийлары

5-9 нчы сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

   

5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5

3.

Язу:

         
 

сүзлек диктанты

8-10 сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз

 

Сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә

 

Изложение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә

 

Контроль язма эш күләме

50-55 сүз

55-60 сүз

60-70сүз

70-80 сүз

70-80 сүз

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү

Эчтәлекне тулаем аңлап, барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хаталы эшкә “5” ле куела.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хаталы эшкә “4”ле куела.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатлы эшкә “3” ле куела.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хата булса, “2” ле куела.

Сүзлек диктанты

Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган булса, “5” ле кула.

Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хата булса, “4” ле куела.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хата булса, “3” ле куела.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хата булса, “2” ле куела.


 

Диктант

Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хата булса, “5” ле куела.

Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата булса, “4” ле куела.

Диктант пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хата булса, “3” ле куела.

Диктант пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хата булса, “2” ле куела.

Изложение

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хата булса, “5” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хата булса, “4” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хата булса, “3” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хата булса, “2” ле куела.

Сочинение

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата хата булса, “5” ле куела.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата булса, “4” ле куела.

Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хата булса, “3” ле куела.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата булса, “2” ле куела бар.

Тестны бәяләү

90 - 100 % дөрес башкарса “5” билгесе куела,

70 - 79 % дөрес башкарса “4” билгесе куела,

50 - 60 % дөрес башкарса “3” билгесе куела,

50 % түбән булган очракта “2” билгесе куела.

Контроль эшне бәяләү.

8 0 - 100 % дөрес башкарса “5” билгесе куела,

61 - 79 % дөрес башкарса “4” билгесе куела,

40 - 60 % дөрес башкарса “3” билгесе куела,

40 % түбән булган очракта “2” билгесе куела

Раслыйм”

Балык Бистәсе муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесе “ 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

директоры: _______Фатыйхов И.Г.

6”октябрь,2016 ел,260 нчы боерык

белән гамәлгә кертелде.

Кереш контроль эш (тест)№1, 7 нче сыйныф

А1.1 нче зат тартым кушымчаларын табыгыз.

а)-сың,-сең,-быз;

б)-ым,ем,-ыбыз,-ебез;

в)-ы,-ем,-м,-е.

А2.3 нче зат тартым кушымчаларын табыгыз.

а)-ы,-е,ыгыз,-ларе;

б)-лары,-ләре,-ы,-е;

в)-ым,-лары,-ебез,-е.

Аз.Дөрес кушымчаларны куегыз.

1.Минем дәфтәр... битләре чиста.

а)-ымның;

б)-емгә;

в)-емнең.

2.Азат дуслар... хат яза.

а)-ымның;

б)-ына;

в)-енең.

А4.Иялек килешенең сораулары.

а)кемне?нәрсәне;

б)кемнең?нәрсәнең?

в)кемнең?нәрсәгә?

А5.Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең кушымчалары.

а)-ды,-де,--ган;

б)-ган,-гән,-кан,-кән;

в)-ган,-гән,--ты,-те;

А6.Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Кайткач.

а)когда ушел; б)после того, как пришел; в)когда вернулся;

А7.Шарт фигыль кушымчалары.

а)-са,-сә,-су,-масә;

б)-маса,-мәсә,-са,-сә;

в)-са,-су,-мыйса,-мисә;

А8.Дөрес кушымчалар куегыз.

Эшлә...эш,эшләмәсәң сәбәп табыла.

а)-маса; б)-сәң; в)-мәсә;

А9.Боерык фигыль соравы.

а)нишли?

б)нишлә?

в)нишләсә?

А10.Дөрес сүзне куегыз.

Безнең авыл ........ елга ага.

а)аша; б)өстендә; в)буенда.

 

 

Татар теле курсы өчен арадаш

аттестация эше (тест) №3

7 нче сыйныф (рус төркеме)

А1.Дөрес тәрҗемәне тап.

Пошёл бы

а)китәр идем;

б)барыр идем;

в)кайтыр идем.

А2. Инфинитифның кушымчалары:

а)-ырга, -ергә, -рга, -ргә.

б)-арга, -әргә,-урга.

в)-үргә, ырга, -әргә.

А3. Дөрес тәрҗемәне тап.

Надо спать.

а)булачак йокларга,

б)йокларга кирәк,

в)йокларга була.

А4.Хәл фигыльне табыгыз:

а)сөйли;

б)киткәч;

в)кайтса;

г)язу.

А5.Үз фикереңне ничек белдерергә.

а)мин риза,

б)мин язам,

в)мин укыйм

А6.Артык сүзне тап.

а)Әлмәт,

б)Чаллы,

в)Зәй,

г)Чулман.

А7.Хатаны табыгыз

а)минем апам,

б)синең китабы,

в)сезнең йортыгыз,

г)безнең бакчабыз.

А8.Җөмләнең ахырын табыгыз

Әгәр әнием рөхсәт итсә, ... .

а)без кунакка киттек,

б)дәрестә бишле алдым,

в) мин кинога барам,

г)диктант язарга кирәк.

А9.Кирәкле сыйфат фигыльне куегыз.

Без ... әле озын .

а)барган юл,

б)барасы юл,

в) бармаган юл

А10. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Халык рәссамына

а)народный художник,

б) народному художнику,

в) народного художника,

г) у народного художника.

А11. Хәбәрнең сораулары.

а)кайсы,

б)нишли,

в)нәрсә.

А12.Кирәкле хәл фигыль кушымчасын куегыз.

Имтиханнарны бир... , каникуллар башланды.

а)-гәнче; б)-еп; в)-гәч; г)-кәч.

А13. Иянең сораулары.

а) кая, кем?

б) кем, нәрсә?

в) нәрсә, нигә?

А14. Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзегез.

Һәрвакыт, күп, урамнарда, була, светофор, зур, чөнки,

йөрүчеләр.

а) 2,4,8,6,5,1,3,7; б)7, 5, 4,2,1,6,3,8; в)8, 2, 6, 5,7,4,1, 3, г) 6,3, 5, 4,7, 8,1,2.

А15. Дөрес сүзне куегыз.

Юлны аркылы чыкканчы, син ... кара.

а)артка,

б)алга,

в)уңга,

г)сулга.

В1.Как ты скажешь отом, что:

-надо семь раз отмерить, один раз отрезать;

-вы подчеркули подлежащее;

-прослушанная вами музыка относится к классике;

-вы переходите улицу на зелёный свет;

-вы пригласили друга на встречу с художником.

С1. Напишите небольшой рассказ на тему:”Минем этем.”


 

Контроль эшләр

Белем һәм тормыш

1. Фигыльләрне таблицага урнаштырыгыз.

укый, чишә, тырыша, кабатлар, сорау бирәчәк, җавап биргән, язган, онытмаячак, ыргытты, тыңлар, ишетәчәк, күрә, ятлый, уйла- ды, аңламаган

Хикәя фигыль

(Глаголы изъявительного наклонения)

Хәзерге заман

Үткән заман

Киләчәк заман

 

билгеле

билгесез

билгеле

билгесез

         

 

2. Бирелгән сыйфатларга антонимнар табыгыз.

акыллы — ... кыска — ...

белемле — ... тырыш — ...

әйбәт — ... акрын — ...

зур — ... матур — ...

яңа — ... яшь — ...

3. Тәрҗемә итегез, җөмләләр төзегез:

1) со мной, с тобой, с подругой

2) как мама, как Саша, как вы.

4. Сообщите родителям, что:

в вашей школе начал работать новый директор

вам раздали новые учебники

вы будете учиться в первую смену

5.Посоветуйте другу:

бережно обращаться с книгой

серьёзно относиться к учёбе

6. Спросите у сестренки:

не забыла ли она тетради, книги

выполнила ли она все домашние задания

7. «Мәктәптә уку» яисә «Дәрес әзерләү» темасына түбәндәге схемалар буенча диалоглар төзегез.

1) — совет

вопрос

убеждение

согласие

2) — совет

вопрос

доказательство

согласие

8. Спросите у библиотекаря:

книгу об истории России

стихи Габдуллы Тукая

Без бергә ял итәбез

1. Сүзләрнең тәрҗемәсен языгыз.

С ү з л ә р: файдалы, көнозын, ирекле, сыра, гомер, вакыт, шөгыль

2. Сүзтезмәләрдән сыйфат фигыльләрне аерып, таблицага урнаштырыгыз.

Сыйфат фигыльнең заман формалары

Кушымчалар

Мисаллар

Хәзерге заман сыйфат фигыль

   

Үткән заман сыйфат фигыль

   

Киләчәк заман сыйфат фигыль

   

 

Сүзтезмәләр: эйтер суз, балык тотучы малай, биегән кыз, барасы юл, урамда уйный торгам бала, җырланачак җыр, сайрый тор¬гам кош, күрэчәк кеше, эшләгэн ana

3. Җөмләләрдәге сыйфат фигыльләрнең астына сызыгыз.

1. Син сәхнәдә җырлаучы кызны беләсеңме?

2. Яхшы биегән малайга озак кул чаптык.

3. Минем белмәгән эшем юк.

4. Җөмләләрне дәвам итегез.

1. Минем буш вакытым аз, чөнки ....

2. Буш вакытым күп, шуңа күрә ... .

3. Буш вакытны файдалы үткәрәм, ләкин ....

4. Минем буш вакытым булса, ....

5. Тәмәке тарту — начар гадәт, чөнки ....

6. Ул буш вакытында спорт түгәрәгенә йөри, шуңа күрә 

5. Җөмләләрдән исем фигыльләрне табыгыз, килешләрен билгеләгез һәм сораулар куегыз.

1. Ул яшәүнең кызыгын белә.

2. Табигатьне саклау — һәр кешенең изге бурычы.

3. Исәнләшүнең үз кагыйдәләре бар.

4. Өлкәннәрне хөрмәт итү — изге бурыч.

5. Мин ял итүгә карты түгел.

6. Эш эшләнүдән тәм табам.

6. Иптәшең белән аның ял итүе турында бирелгән схемалар буенча сөйләшегез.

а) — сорау

жавап

киңәш

килешү

7. Диалогларга төшеп калган репликаларны өстәгез.

1. —...?

Әйе, бүген буш вакытым бар.

... ? *

Мин синен, белән дискотекага барырга риза.

8. Спросите у друга:

какое у него любимое занятие

играет ли он в шахматы

катается ли он на велосипеде

9. Предложите другу:

в выходные пойти на концерт любимых артистов

поиграть на компьютере

Өлкәннәр һәм кечкенәләр

1. Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

матур, матуррак, сап-сары, иң матур, кып-кызыл, кызгылт, ямь-яшел, зәңгәрсу, зәп-зәңгәр, аксыл

2. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

1. Яшьтәшләр, очрашырга, без, еш, белән, яратабыз

2. һәрвакыт, тиеш, өлкәннәрне, хөрмәт итәргә, кечкенәләр

3. Тырыш, минем, әтием, кеше

4. Өлкән, автобуста, урын, бирергә, кешеләргә, кирәк

3. Что посоветуете, если мальчик:

громко разговаривает в трамвае

плохо ведет себя в столовой

смеется над пожилыми людьми

в транспорте не уступает место пожилым

4. Түбендәге схема буенча диалог төзегез.

сорау

җавап

килешмәү

килешү

Темалар:1. Әбигә дару алып кайту. 2. Дәрес әзерләү.

6. Тәрҗемә итегез, җөмләләр төзегез.

6 часов, в 6 часов, 6 часов 10 минут, половина шестого, без пяти минут 6

7. Допустим, друзья приглашают вас на улицу. А мама сообщает, что скоро придут гости, просит ей помочь. Какой разговор произойдет между вами и друзьями, между вами и мамой?

8. Составьте предложения с вводными словами минемчә, синеңчэ, беренчедән, минем фикеремчэ.

Без Татарстанда яшибез

1. Сүзнең тәрҗемәсен сайлап языгыз.

Көньяк-көнчыгыш —

1) юго-запад

2) юго-восток

3) северо-запад

2. Җөмләләрне язып бетерегез.

1. Күптән түгел Татарстанда ....

2. Универсиадада безнең ....

3. Телләр белсәң,....

3. Как скажете о том, что:

вы любите свой родной край

у вас в Татарстане много друзей

в вашем классе учатся русские, татары, чуваши, украинцы

вы знаете несколько национальных праздников

вам нравится город, в котором вы живете

4. Какие вопросы вы зададите, если хотите узнать:

сколько километров до Казани

какие поэты и писатели жили в Татарстане

знает ли он(а) столицу Татарстана

есть ли в библиотеке татарские газеты и журналы

был ли ваш друг в татарском театре

5. Предложите другу:

съездить на каникулах в Казань

посетить Национальную библиотеку Татарстана

побывать в Кремле, посмотреть башню Сююмбике, мечеть Кул Шариф

6. Кайсы раслау белән килешмисез? Сезнецчә ничек?

1. Татарстан флагы өч төсле: кызыл, ак, яшел.

2. Казанда кызыклы урыннар бик күп түгел.

3. Минемчә, телләрне белергә кирәк.

7. Финалистов конкурса «Мин татарча сөйләшәм» пригласили в гости в Казань. Там они побывали на концерте на улице Баумана, на празднике Тукая, в театре имени Галиасгара Камала, гуляли по парку «Кырлай», обедали в «Макдональдсе. Но, к сожалению, не ездили на метро. Как они об этом расскажут?

8. Әйтик, сез телевизордан татарча тапшырулар карыйсыз. Төшеп калган репликаларны куеп языгыз.

... ?

Юк. Нинди ташныруны?

Юк, карамадым, ә нинди яңалыклар булды?

9. Килгән кунакларга сез үзегезнең мәктәбегез (районыгыз, шәһәрегез) турында нәрсәләр сөйләр идегез.

Опубликовано в группе «Татар теле укытучылары төркеме»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.