Татар халык ашлары нигезендә исем сүз төркемен кабатлау.
Пояснительная записка к презентации
Министерство образования и науки Республики Татарстан
ГБПОУ «Альметьевский профессиональный колледж»
КОНКУРСНАЯ РАБОТА
Татар халык ашлары нигезендә исем сүз төркемен кабатлау.
Методическая разработка урока татарского языка и литературы с использованием готовых программных продуктов, возможностей интерактивной доски.
Первый курс
«Повар, кондитер»
Рафигуллина Миляуша Марвановна |
|
преподаватель татарского языка и литературы |
2017 г.
Дәрес конспекты.
Дәреснең темасы: Татар халык ашлары нигезендә исем сүз төркемен кабатлау.
Максат:
Белем бирүдә: исем сүз төркеме буенча алган белемнәрен системага салу, ныгыту барышында пешекче һөнәре белән бәйләп алып бару;
Фикер сәләтен үстерүдә: яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.
Тәрбияви: хезмәткә карата хөрмәт хисе, үзләре сайлаган һөнәргә мәхәббәт тәрбияләү, татар халык ашлары белән кызыксыну хисе үстерү.
Бурыч. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
Универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру
Коммуникатив УУГ: коллектив фикер алышуда катнашу, бер - береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәнү.
Танып – белүУУГ: кирәкле информация туплау; логик фикерләү чылбырын булдыру, төп билгеләрне аерып күрсәтә белү, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып тестларга, сорауларга җавап бирү.
Шәхси УУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү, үз уңышлыкларың – уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.
Регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
Планлаштырылган нәтиҗә.
Предметлы: исемнәрне һәм татар халык ашларын көнкүрештә куллана белү.
Метапредметлы: иптәшеңә ярдәм итүдә танып – белү инициативасы, үз – үзеңне бәяли белү (шәхескә кагылышлы УУГ);
-укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү, дәрестәге күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү (регулятив УУГ);
-үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм аңлый белү
(коммуникатив УУГ);
-яңа белемнәр табу; ирекле һәм аңлы рәвештә исемнәрне җөмләдә, сөйләмдә куллануны үзләштерү; кирәкле информация туплау; танып белү максатын билгеләү; дәреслектән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү (танып белү УУГ).
Төп төшенчәләр.
-исемнәр, изафә, татар халык ашларыннан камыр ашлары.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Предметара бәйләнеш: әдәбият, тарих, һөнәри модуле (ҺМ.08) .
Төп ресурслар:
Куллану өчен дәреслек
Ф С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов “Татар теле”, 11 нче сыйныф өчен дәреслек, Казан: Тат. Кит. нәшр., 2012.
Өстәмә ресурслар: техник чаралар: компьютер, экран, проектор, ноутбуклар,
Power Poin да презентация
Интернет ресурслар: “Тат.-Информ”
Төркем белән эш: фронталь,парларда, төркемнәрдә, индивидуаль эш.
Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү
Укыту алымнары: текстны уку, слайдлар белән эш, мөстәкыйль фикер белдерү, телдән җавап.
Дәрес этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучы эшчәнлеге |
Универсаль уку гамәлләре: Ш. (шәхси) К. (коммуникатив) Р. (регулятив) Т.-б (танып-белү) П. (предмет) |
I. Оештыру. Мотивлаштыру. Уңай психологик халәт тудыру. |
1. Уңай психологик халәт тудыра. 2. Укучыларны төркемнәргә бүлә. |
1. Пешекчеләр төркеме эшкә әзерләнә. 2. Төркемнәргә бүленәләр. |
Ш.: укытучыны һәм иптәшләреңне хөрмәт итү; дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү. К.: укытучы һәм төркемдәшләре белән хезмәттәшлек итү. |
II.Белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү. Алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү. Милли ашларны, аш – суны зәвыкъле итеп бирә белү сәләте. |
Өй эшенә азык - төлек, аш – су, савыт – саба, кунак – сый турында татар халкының мәкаль, канатлы әйтелмәләрен, әйтемнәрен белеп килергә иде. Өй эшен тыңлый, нәтиҗә чыгара. |
Укучылар әйтәләр, төркемнәрдә ярышалар, кайсы төркем күбрәк әйтә. |
Ш.: милли азыклар төшенчәсен кабул итү, кадерен белү. |
III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую. IV. Куелган проблеманы чишү . |
Алга таба дәрестә нинди тема, кагыйдәләр өстендә эшләгәнне , кайсы өлешен тирәнрәк кабатлауны белү өчен ребус чишү. 2 нче слайдтагы ребусны тәгъдим итә. Укучыларның белемнәрен активлаштыра. Дәрес темасы- 3 – 4 нче слайдлар. -Исем нәрсәне белдерә? (5 нче слайд) -Исем нинди сорауларга җавап бирә? (6 нчы слайд) - исем сүз төркеменә нинди кагыйдә барлыкка килде. Шул кагыйдәне формалаштырыгыз. “Тәмле ашлар пешерүче”тексты буенча эш. (7 нче слайд) Ни өчен Юныс Әхмәтҗанов сүзләре баш хәрефтән язылган? - Тагын нинди исемнәр бар? - Димәк, исемнәр мәгънәләре ягыннан нинди төркемнәргә бүленәләр? Нәтиҗә: 8 нче слайд. 9 нчы слайд Беренче төркемдәге сүзләр белән икенче төркем арасында нинди аерма бар? -Берлек һәм күплек санның кушымчаларын атагыз. Нәтиҗә: 10 нчы слайд. 11нче слайдтагы текстны укыйбыз, билгеләнгән сүзтезмәләрнең бәйләнешен ачыклыйбыз: нинди сүз төркеменә карыйлар? Ул ничек атала? Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән изафә атамасын табабыз, укыйбыз. Нәтиҗә:12 нче слайд. |
Ребусны чишәләр, дәреснең темасын билгелиләр. Укучылар теманы дәфтәргә язалар. Уйлыйлар, язалар, чиратлап билгеле бер вакыт аралыгында командада фикер алышалар. Нәтиҗә: Шулай итеп, исем предметны яисә затны, предметсыз төшенчәне белдереп, кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме. Ялгызлык исеме. Тексттан башка ялгызлык исемнәрне табалар. Уртаклык. Тексттан уртаклык исемнәрне табалар. Ялгызлык, уртаклык. Команда бирелгәч, билгеле бер вакыт аралыгында төркемдәге һәр укучы үзенең җавабын әйтә. Нәтиҗә: Исемнәр ялгызлык, уртаклык исемнәргә бүленәләр. Уртаклык – бер төрдән булган әйберләрне атаучы исем. Ялгызлык – бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. - Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Берлек санның махсус кушымчасы юк. Күплек сан кушымчасы –лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары белән белдерелә. Юныс иптәш - баш килештәге ике исем янәшә торып бәйләнә; аш остасы – икенче компонент –ы, -е; -сы, -се III зат тартым кушымчасын алган; кешенең сәламәтлеге – беренче сүз иялек килеше кушымчасын алган, икенче сүз III зат тартым кушымчасын алган. Табалар, укыйлар, нәтиҗә ясыйлар: исемнәрнең исем белән бәйләнеше изафә дип атала. |
Р.: дәреснең темасын формалаштыру; Т.-б: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую; Р.:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу. Р.: кагыйдәләрне истә тоту һәм аларга нигезләнеп эшләү; К.: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, коллектив фикер алышуда катнашу; Ш.: үз уңышларыңа һәм башкаларныкына сөенә белү, бүтәннәргә ярдәм итә алуың белән горурлану. Ш.: әйләнә тирәдәгеләрнең хисләрен, халәтләрен аңлап, хезмәттәшлек итүгә әзер булу; Т.-б: текстны кабул итү, аның эчтәлегендә ориентлашу; К.: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү. |
Ял минуты. |
Укучылар, әйдәгез бераз гына ял итеп алыйк, мин сезгә кроссворд алып килдем, шуны чишеп карыйк. (13 – 14 нче слайдлар) Җавап: (15 нче слайд). -Нәрсә ул тартым категориясе? Тартым кушымчалары нинди формаларда булалар? Нәтиҗә: 16 нчы слайд |
Кроссводны чишәләр, җавапны табалар. тартым. Махсус кушымчалар бер предметның (төшенчәнең) икенче предметка(төшенчәгә) каравын белдерәләр. I зат: -ым/ -ем -ыбыз/ -ебез IIзат: -ың/ -ең -ыгыз/ -егез III зат: -ы/ -е -сы/ -се -лары/ -ләре |
|
V. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану. VI. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. |
Кемнең тактада эшлисе килә? Слайд: бирелгән сүзләрне тартым белән төрләндерегез: кыстыбый, чәкчәк. -Тагын исемнәр нәрсәләр белән төрләнә? -Татар телендә исемнең ничә килеше бар? Сезнең алда саннар язылган түгәрәкләр ята, туры килгәнен күтәрегез. Нәтиҗә: 18 нче слайд “Хтаны тап” уены(19 нчы слайд). 20 нче слайдтагы текст (Каюм Насйри турында) өстендә эшлибез. -Хәзер исемнәрне ясалышы ягыннан да тикшереп карыйк.Тексттан исемнәрне табып, ясалышын билгелик. Ә кайсыларына мисаллар таба алмадыгыз? Үзегез уйлап карагыз әле мисаллар? Нәтиҗә: 21 нче слайд. 22 нче слайд(“Юныс Әхмәтҗанов кулъязмаларыннан”) тексты буенча эшләү. Исемнәр җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә ала? нче слайд буенча эшлибез:исем белән белдерелгән ияне, хәбәрне, аергычны, хәлне, тәмамлыкны табабыз. Нәтиҗә: 24 нче слайд. 25 нче слайд: “Таркалган сүз” уены. Хәзер, укучылар, әйдәгез белгәннәргә, өйрәнгәннәргә, үткәннәргә нигезләнеп модельләштерәбез. Укытучы тактага сыза. Нәтиҗә: слайд. |
Ике укучы тактада эшли. Килешләр белән төрләнә. Укучылар җавап бирәләр: түгәрәкне күтәрәләр. Укучылар парлашып эшлиләр. Укучылар текстны укыйлар, исемнәрне табып, аларның ясалышын билгелиләр. Җавап: пешекчегә – ясалма аш-су – парлы ашханәдә – кушма -кыскартылма -тезмә Кош теле, АКШ. Укучылар текстны күчереп язалар, җөмлә кисәкләренең асларына сызалар. Нәтиҗә ясыйлар: исемнәр барлык җөмлә кисәкләре булып килә ала икән. Укучылыр хәрефләрдән сүзләр төзиләр, җавап бирәләр. Укучылар дәфтәрләрдә эшли, укытучыга эзлекле булышалар. |
К.: парларда эшләү; Р.: үзбәя формалашу, хаталарны төзәтү; Ш: бу теманы белү нигә кирәк? Т.б.: исемнең килеш, тартым белән төрләнү төшенчәсенә якын килү өчен нәтиҗә ясау, төп мәгълүматны сайлап алу. Р.: кагыйдәне чыгару; К.: башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый, үз фикереңне дәлилли белү; Т.-б: проблеманы хәл итү. |
VII. Белемнәрне бәяләү |
Укучыларның эшчәнлеген бәяләү. 28 нче слайд. |
Ноутбукларда (MyTest программасы буенча ) тестлар өстендә эшлиләр, тиешле билгеләрне алалар. |
Р.: контроль, үз- үзеңә билге кую; Т.-б: мөстәкыйль рәвештә проблеманы чишү. |
VIII. Өйгә эш. Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату. |
29 нчы слайд: 1. Модель буенча исем сүз төркеме турында сөйли белергә. 2. Исемнәрне кулланып, “Кунак өстәлен татар халык ашлары белән әзерләү” дигән темага кечкенә инша язып килергә. |
Укучылар тыңлыйлар, сорау бирәләр. Сорауларга җавап алалар. |
Т.-б: өй эшен сайлау, логик фикерләү чылбырын булдыру; К.: укытучыны тыңлау, сораулар бирү. |
IХ. Рефлексия. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; Дәрестә алган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. |
30 нчыслайд: Дәрестә нинди тема кабатладык? Максатка ирештекме? Киләсе дәрестә нишләрбез? |
Төркемнәрдә уйлашалар, сөйләшәләр. Укучылар сорауларга җавап бирәләр, нәтиҗә ясыйлар. |
Ш.: мин нинди уңышка ирештем, уңышларың, уңышсызларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү; Т.-б: логик фикерләү чылбырын булдыру; Р.: эш сыйфатына бәя бирә белү. |
Ноутбукларда (MyTest программасы буенча ) тестлар өстендә эш.
1. Исем нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен
ә) билгенең билгесен
б) предметны
2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?
а) барлык җанлы әйберләргә
ә) кешеләргә
б) кешеләргә һәм хайваннарга
3. Ялгызлык исемнәре дип нинди исемнәр атала?
а) төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә бирелә
ә) төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар
б) географик атамалар
4. Ясагыч кушымча ялганып ясалган исем
а) кушма исем дип атала
ә) ясалма исем дип атала
б) парлы исем дип атала
5. ашханә ясалышы буенча нинди исем?
а) тамыр
ә) ясалма
б) кушма
6. Берлек санның күрсәткече
а) –нар/-нәр
ә) –лар/-ләр
б) дөрес җавап бирелмәгән
7. Татар телендә ничә килеш бар?
а) алты
ә) биш
б) җиде
8. бәлешеңнең исеменә нинди кушымчалар ялганган?
а) 2 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары
ә) 1 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары
б) 2 зат тартым һәм төшем килеше кушымчалары
9. Ялгызлык исемнәрен тап
а) пәрәмәч, токмач
ә) шулпа, пилмән
б) Әхмәтҗанов, Насыйри
10. Иялек килешендәге сүзне тап:
а) пәрәмәчнең
ә) өчпочмакны
б) умачка
11. Исемнәр җөмләдә:
а) ия, тәмамлык
ә) хәбәр, аергыч
б) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә
12. Кайсы рәттәге сүзләрдә килешнең нечкә кушымчасы кулланыла?
а) дучмак, бөккән, сумса, ләвәш
ә) гөлбәнәк, күмәч, эремчек, бәлеш
б) кесәл, ширбәт, коймак, гөбәдия
13. Хаталы исемнәр язылган рәтне билгелә.
а) гөбәдия, сумса, компот
ә) пылау; бәрәнге, кистыбый
б) икмәк, паштет, чәй
14. Беренче зат берлек сан тартым кушымчасын билгелә
а) авылыбыз
ә) китабың
б) бүлмәм
ПРЕЗЕНТАЦИЯ