12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Ахмадуллина Разина Рафисовна29

Театр- яктылыкка, нурга илтә” түгәрәгенең эш программасы

АХМАДУЛЛИНА Рәзинә Рафисовна,

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Аңлатма язуы


Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию, сынлы сәнгатьне берләштерә. Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда балага белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Моның өчен иң әйбәт чара булып театральлештергән шөгыльләр тора. Театр иң демократик, яшь үзенчәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә, коммуникатив шәхес формалаштырыга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Театр сәнгате аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән танышалар, зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар. Тормышның көзгесе булган әлеге сәнгать укучыларны яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр белән баетырга, матур әдәбиятка кызыксыну уятырга, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.
Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү- мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә. Туган телне, милли мәдәниятне өйрәнеп һәм янәшә яшәүче башка халыкларның да теленә, мәдәниятенә, милли традицияләренә тирән ихтирам белән карый белүче балалар безнең мәгариф һәм милли мәдәниятне үстерүнең нигез ташын тәшкил итәргә тиеш.
“Театр – яктылыкка, нурга илтә” түгәрәге укучыларның сәләтләрен ачарга, уй- хыялларын үстерергә мөмкинлек бирә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә, иҗади эшчәнлекне баета.

Адәм баласы, укучылар хисләр дәрьясында яши, әйләнә-тирәдә булган вакыйгаларны йөрәге аша үткәрә. Бүгенге укучыларның күңел түрләренә үтеп кереп, аны уйланырга, нәтиҗә чыгарырга, сабак алырга ярдәм итүче иң кулай ысулларның берсе театр сәнгате дип уйлыйм. Җәмгыятьтә үз урыннарын табу, тормышның тайгак юлларында абынмау, үз кыйблаларын саклап калу, иң мөһиме камил шәхес тәрбияләү бурычы өстендә эшләү күз алдында тотыла.

Электив курс дәресләре төрле формада үткәрелә. Күбрәк теоретик һәм практик юнәлештә эш башкарыла. Дәрес-әңгәмә, дәрес-очрашу, дәрес-экскурсияләр үткәрү дә күздә тотыла. Төп игътибар балаларның иҗади сәләтен үстерүгә, аларны милли җанлы, милли рухлы итеп тәрбияләүгә, сәнгатьле һәм образлы сөйләм формалаштыруга, мөстәкыйль шәхес үстерүгә, әзерләүгә юнәлтелә.

Курс югары сыйныф IX-XI укучылары өчен төзелә. Актер, журналист һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр өчен курсның әһәмияте мөһим.




Максаты :

Укучыларны татар театр сәнгатен аңларга hәм образларны иҗат итәргә өйрәтү.

Татар театры тарихы, анын беренче карлыгачлары, беренчел адымнары белән кызыксыну хисләре уяту.

Татар театры сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, әхлак сыйфатлары формалаштыру, киләчәк тормышка әзерләү.

Сәнгатьле уку hәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Иҗади сәләтләрен үстерү hәм тирәнәйтү.


Бурычлары :


Театр сәнгатенең мәгънәсен аңлауларына ирешү.

Образларны тормышчан иҗат итү серләренә төшендерү.

Театрның үткән юлын, аның беренче яралгыларын аңлауларына ирешү.

Драма жанрының төрләрен аера алуларын булдыру.

Классик әсәрләр сәхнәләштерү.

Төрле бәйге-ярышларда, ата-аналар алдында чыгышлар ясау.

Сүз сәнгатеннән алган белемнәрен тагы да тирәнәйтү, гомумиләштерү.




Тематик планлаштыру

Бүлек исеме

1

Кереш дәрес

2

Татар театры тарихы

3

Татар театрының бүгенгесе, киләчәге

4

Теория

5

Сәхнә серләре

6

«Беренче театр» әсәре

7

Экскурсия

8

Шәриф Хөсәенов “Әни килде” әсәрен сәхнәләштерү

9

Йомгаклау


Курсның эчтәлеге


Календарь-тематик планлаштыру


Дәреснең темасы

Сәгатьләр саны

Дәресне үткәрү вакыты

Искәрмә


Календарь вакыты

Фактик вакыты


Кереш дәрес


1

Кереш дәрес. Сәнгать төре буларак театр. Татар театр сәнгатенең роле, әһәмияте.

1




2

Театр сәнгатенең төп үзенчәлеге.


1




Татар театры тарихы


3

Татар театры тарихы, аның беренче адымнары, үткән юлы.


1




4

Татар театрының ачык рәвештә куелу тарихы


1




5

Беренче дрматурглар иҗаты. Габдрахман Ильяси,Фатих Халиди, Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин.

1




6

Театрның беренче карлыгачлары.


1




7

«Сәяр» труппасы, аның иҗаты, йолдызлары


1




8

Татар Дәүләт театры, аның беренче иҗат труппасы.


1




Татар театрының бүгенгесе, киләчәге


9

Татар театрының бүгенгесе, киләчәге.

1




10

Г.Камал һәм К.Тинчурин театры эшчәнлеге.


1




11

М.Җәлил опера һәм балет театры, , Яшь тамашачылар театрлары тарихы, эшчәнлеге.

1




12

Әкият” курчак театры





13

Минзәлә һәм Әлмәт театрлары.

1




14

Якташ актерларыбыз иҗаты.

1




15

Бүгенге драматурглар, аларның иҗат алымнары.

1




16

Театр сәнгатенә өлеш керткән актерлар, актрисалар, режисерлар.





Теория


17

Драма жанрлары: трагедия, драма, мелодрама


1




18

Комедия, водевиль.

1




19

Сюжет. Композиция. Төенләнеш. Чишелеш.

1




20

Конфликт. Ремарка.

1




Сәхнә серләре


21

Сөйләм үзенчәлекләре.

1




22

Сәнгатьле сөйләм үстерү

1




23

Интонация. Басым.

1




24

Сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

1




25

Мимика бирү юллары.

1




26

Хисләрне җиткерү алымнары.





Классик спектакльләр


27

Г.Камал иҗаты белән танышу. “Беренче театр” әсәрен карау.





28

Г.Исхакыйның “Зөләйха” спектаклендә образларның үзенчәлекләре.





29

К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклендә образларның бер-берсе белән бәйләнеше.





30

Г.Камал театрына экскурсия





31

Шәриф Хөсәенов иҗаты белән танышу. “Әни килде” спектаклен карау





32

Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир”, “Көттереп искән җил” спектакльләренең тәрбияви әһәмияте.





33

Туфан Миңнуллин язган спектакльләрнең актуальлеге.





34

Т.Миңнуллинның “Хушыгыз!” спектаклен сәхнәләштерү.





35

Үткәннәрне гомумиләшетереп кабатлау, йомгаклау.






Уку елы ахырында укучылар белергә тиеш :


Театр сәнгате, аның төп үзенчәлеге.

Татар театр сәнгате, аның тәүге адымнары, формалашу чоры, үткән юлы.

Милли театрыбыз, аның беренче карлыгачлары (Язучы-драматурглары, артист-актерлары, режиссерлары).

Драма жанрлары.

Классик драма әсәрләре, классик драматурглар иҗаты.

Актерлык бурычы, образга керү hәм тоемлап сөйләү.

Режиссер күрсәтмәләрен аңлый, үти белү.

Мәдәниятне аңлый белүче, иҗади талантлы, әхлак сыйфатларына ия кеше булу.


Укучы эшли, башкара белергә тиеш :


Театр сәнгатен башка сәнгать төрләреннән аера.

Татар театры тарихы, үткән юлы белән таныш.

Сәнгатьле сөйли, образга керә.

Актерлык талантына ия.

Иҗади hәм мөстәкыйль, үз киңәшләрен башкаларга да бирә ала.

Драма төрләрен аера, классик әсәрләрне аңлый.

Сәхнә тормышы белән таныш, башка милләт театрлары белән дә кызыксына.



Кушымта

"Наил Галләмов– безнең горурлыгыбыз!” дип исемләнгән ачык чара планы

Максат: Наил Галләмовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Укучыларда аның белән горурлану хисләре уяту. Театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: җырлар дискы, портреты, клип, видеоязма, презентация, фотокүргәзмә.


Чара барышы.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр – яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә

Г.Тукайның “Театр – яктылыкка, нурга илтә” шигырен сөйләү.

1а.б. Милләтебез янә зур тантана, рухи күтәренкелек кичерә. 22 нче декабрь, ягъни бүген театр сәнгатенең 110 еллык бәйрәме. Әлеге шатлыклы вакыйга гомумхалык бәйрәменә әверелде. Татар театры – бөек Тукаебыз, тиңдәшсез Габдулла Кариев, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов, Галиәсгар Камал, Һади Такташ, Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчуриннарның таланты, мәхәббәте, ихтыяры белән кабынган якты бер учак ул.

2а.б. Театр – тормышыбыз көзгесе. Күңелдә олы бер горурлык хисе янып тора: Рәсәй мәйданында иң беренче булып татар театры канат ярган һәм бүген дә аның белән тиңләшердәй милли театр юк! Бөтен республика бәйрәм иткәндә без дә театрның 100 еллыгын билгеләп үтәбез.

1а.б. Бу уңайдан безнең дә үз мактанычыбыз, сөенечебез бар. Үзебезнең җирлектән үсеп чыккан, татар театр сәнгатен үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткән якташ артистларыбыз Габделфәрт Шәрәфиев һәм Наил Галләмовлар кебек танатлы шәхесләребез булуы үзе бер бәхет.

2а.б. Бүгенге кичәбез дә “Наил Галләмов – безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән. Кичәбез Әлмәт татар драма театры артисты, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, “Республикам минем Татарстан” конкурсы лауреаты Наил Галләмовның якты истәлегенә, тормыш юлы һәм иҗатына багышлана. Театрның 110 еллыгы уңаеннан аның якты исемен искә алу, авылыбыз горурлыгы булган артистны белмәүче кешеләрне аның белән тулырак таныштыру изге эш булыр. Бу чарабыз күпләргә кызыклы да, яңалык та булыр, сездә ихтирам һәм горурлык хисләре уятыр.

1а.б.15 ел Әлмәт татар дәүләт драма театрында әшләгән, дистәләгән спектакльдә катнашкан, моңлы тавышы, җырлары белән халыкны сөендергән гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле шәхес ул Наил Галләмов. Ул да без уйнаган болыннарда уйнап, тау астыннан челтерәп аккан чишмә суларын эчеп, Бөр елгасында су коенып, игеннәрнең хуш исен, маңгай тиренең әчесен тоеп үскән гап- гади авыл егет, ә үзе зур сәхнәгә күтәрелгән, күпләрдә соклану хисләре уяткан, кешеләрнең кайгыларын оныттырып, көлдереп тә, елатып та, аларда яшәү дәрте уяткан.

2 а.б. Авылдашыбыз 1965 нчы елның 17 августында Габделбәр абый һәм Хәзинә апалар гаиләсендә дөньяга килә. 5 бала арсында Наил абый төпчеге, иң яратканы була. Аларның нигезе авылның иң матур җиренә урнашкан. Өй артындагы үрне төшкәч, тирә - ягын агачлар әйләндереп алган Бөр елгасы тын гына ага, елганы кичеп чыккач, җәен хәтфә чирәм белән түшәлгән, кышын ак кар белән капланган болынлык җәелеп ята. Болынлыктан соң биек һәм текә тау башланып китә. Әйтерсең, Наил абыйга табигатьнең шушы гүзәл почмагы сәләт һәм моң бүләк иткән, аның күңеленә һәм җанына бетмәс-төкәнмәс эчке матурлык сеңдергән.

Ул башлангыч белемне Вахит, ә урта белемне Янил урта мәктәбендә ала. Сыйныфта тыйнак, тәртипле, тәрбияле булуы белән аерылып тора. Әдәбият һәм сәнгать дөньясына тартылу мәктәп елларыннан ук башланып китә. Әдәби китаплар укырга ярата, укыган әсәрләрен абыйсы Василга һәм дусларына сөйли. Мәктәптә уздырылган чараларда актив катнаша, үзе якын иткән шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйли, җырлыр җырлый. Өстәвенә әле матур итеп бии дә. Буш вакытларында спорт белән шөгыльнә, чаңгыда йөри, волейбол, футбол уйный. Укуга да, өй эшләренә дә бар көчен бирә, тырыша. Аның турында булганнан бар да була дип әйтәсе килә. 1980 елда уңышлы гына урта мәктәпне тәмамлый. Авыл яшьләре тарафыннан оештырылган театр түгәрәгендә катнаша. Районыбызның төрле авылларында, шул исәптән Вахиттә дә театрлар куеп йөри. Наил абыйның дуслары һәм сыйныфташлары белән берлектә сәхнәләштерелгән «Яшел эшләпә” (Гамир Насыйри), “Уеннан уймак” спектакльләрен авылыбыз тамашачылары уйнауларын кабат-кабат сорыйлар. Булачак артистның иҗаты нәкъ безнең авыл сәхнәсендә, бергә уйнап үскән дуслары белән башланып китә. Ә хәзер сүзне Наил абыйның якын дусты, бергә спектакльләр уйнаган сәхнәдәше Рахимуллин Насих абыйга сүз бирәбез.

1.а.б. 1984-1986 нчы елларда илебезнең тынычлыгын саклау өчен, армия сафларында хезмәт итә. Үз алдына куелган бурычны чын егетләрчә башкара.

Алдагы тормышын сәхнә белән бәйләү өчен, артист булырга теләп 1986 нчы елда Алабуга сәнгать училещесына укырга керә. Укуын тәмамлагач туган авылына кайтып мәдәният йортын җитәкли. Яшьләрнең күңелләрен яшьләрчә, олыларныкын олыларча күрә, төрледән-төрле чаралар үткәрә. Мәдәният йорты ул җитәкләгән елларда балкып тора. Ә хәзер сүзне мәдәният йортында бергә эшләгән Рахимуллина Лена апага бирәбез.

Зур сәхнәгә чыгарга хыялланып йөргән көннәрнең берсендә алдагы тормышын хәл итәчәк хәбәргә юлыга. Гәзиттә Әлмәт татар дәүләт театрына артистлар җыю турындагы игъланны укый һәм зур өметләр баглап Әлмәт шәһәренә юл тота. Театрда аның талантын күреп алып шунда ук эшкә калдыралар.

1990 елда үзенең тормышын Саба кызы Илзирә ханым белән корып җибәрә. Тормышларын түгәрәкләп мәхәббәт җимешләре – Инсаф һәм Илзия дөньяга килә. Сөеп-сөелеп, бер-берсен хөрмәт һәм ихтирам итеп яшиләр алар. Наил абый балалырын бик ярата, бөтен назын, йөрәк җылылысын сабыйларына бирә. Күп вакытын газизләре белән үткәрә, үзенә күрә бер үтә кайгыртучанлык күрсәтә, кая барса да үзеннән калдырмый. Аларны үзе кебек үк кешелекле, туган җирнең кадрен белүче балалар итеп тәрбияли. 2а.б.

Наил абый гаҗәеп дәрәҗәдә моңлы җырчы иде. Тигез тембрлы, үзенчәлекле тавышы, мәгънәле җырлары кешенең җанына тынычлык бирә. Салмак кына агылып чыккан моңы һәркемнең йөрәгенә үтеп керә ала. “Республикам минем Татарстан” җыр бәйгесендә дә лауреат исемен алуы, аның бу дәрәҗәгә лаек булуының билгесе. Ул 2005 елда үзе башкарган җырларны дискка туплый. Ике кисәктән торган бу иҗат җимеше “Ярый әле җыр бар бу дөньяда” дип исемләнәгән. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында бу хезмәт сатуга чыкмый. Наил абый аны туганнары һәм дусларына истәлек бүләге итеп өләшә. Аның башкаруында җыр тыңлап үтәрбез. 1а.б.

Наил Галләмов үзенең 15 ел гомерен театр сәнгатенә багышлый. 1990 елда театрга килгән яшь егет зур уңышларга ирешә. Дистәләгән рольләр башкаруы, Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән чараларның берсе дә аннан башка үтмәве, чәчләрен-чәчкә бәйләгән бик күп яшь парларның туйларында тамада булып, аларга матур истәлекләр бүләк итүе моның ачык мисалы. Безнең авылдашыбыз күпләрдә соклану хисләре уяткан, кешеләрнең кайгыларын оныттырып, көлдереп тә, елатып та, аларда яшәү дәрте уяткан. Аны безнең авылда гына түгел, барлык Әлмәт халкы ярата һәм хөрмәт итә. Әлеге караячак клип бу сүзләрнең дәлиле.

2.а.б.Ул нечкә күңелле, бөтен җаны, тәне белән уйнаучы, образны оста башкаручы артист була. Тыныч табигатьле, дусларына, туганнарына һәрвакыт ярдәм итергә торучы, кешелекле, намуслы булуын һәр кеше белә. Наил абый образларның эчке кичерешләрен үз йөрәге аша уздырып, бөтен тирәнлеге белән тамашачыга җиткерү сәләтенә ия иде. Һәр спектакьлен дәртләнеп, илһамланып башкаруыннан аны сәхнә өчен туган диярсең. Үзенең матур сөйләме, ягымлы тавышы белән кешеләрне авызына карата ала иде дип искә ала аны әтием дә. Үз –үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, ялагайлана белмәү, туры сүзлелек кебек сыйфатлар хас була аңа. Тормышта дан алу, танылу өчен яшәү, үз исемең, хезмәтең белән мактануны сөйми. Гаять тыйнак, яшьлекнең үзе кебек ярсу, меңләгән күңелләрне үзенә тартып торучы, сөйкемле, саф күңелле, эчкерсез, талантлы шәхес башы аягы белән иҗат дәрьясына чумып, аның гүзәллеге белән яши. Ул дуслык кадерен белә торган кеше иде.

1а.б. Кемнән генә сорасаң да, аның турында яхшы сүзләр генә әйтә, кеше буларак та, артист буларак та югары бәя биләр аңа. Ә хәзер без сезнең белән Әлмәт татар драма театры баш режисеры Гафур Каюмовның авылдашыбыз турында нинди фикердә булуын карап үтәрбез.

Вакытлар үткән саен ул безгә якынрак, кадерлерәк була бара, безгә үз кешебез, үз абыебыз кебек күренә. Тик кызганычка каршы кояш баешы аның тормышының әле яңа чәчәк аткан, барысы да алда булган, яшәргә дә яшәргә тиешле гомерен өзеп, үзе белән алып китте. 2006 нчы елның рәхимсез 27 нче апрель төне иде бу. Гомеренең кырык беренче җәен дә күрергә, һөнәри бәйрәме – театрның 100 еллыгын да каршыларга насыйп булмады аңа.

Юк, Наил абый үлмәде. Ул һәрберебезнең йөрәк түрендә яши һәм яшиячәк. Җиргә язлар килгән сааен ул безнең күңелләрдә онытылмас моң, җыр булып яңгырар. Аның моңлы җырлары, гыйбрәтле спектакльләре, якты исеме безгә тормышта юл күрсәтүче маяк булып торыр.


2а.б. Әйдәгез әле, хәзер Наил абый уйнаган спектакльләрдән өзекләр карап үтик әле.

1а.б. И.Юзеевның “Җыр булып калыйк” шигыре белән дәресебезне тәмамлыйсым килә.

Халык күңеленә керсен

Көебез, сүзебез дә,

Китсәк тә җыр булып калыйк

Дөньяда үзебез дә.

Авылыбыз горурлыгы булган Наил Галләмов безнең өчен, авылыбыз халкы өчен җыр булып калды. 1а.б.

Әдәбият исемлеге

Укытучы өчен :


Хәнүз Мәхмутов, Илтани Илялова, Бәян Гыйззәт. Октябрьга кадәрге татар театры. – Казан, 1988.

Б.Гыйззәт, Х.Мәхмутов, А.Әхмәдуллин, И.Илялова. Татар совет театры. – Казан, 1975.

А.Әхмәдуллин. Сәхнә һәм тормыш. – Казан, 1976.

Р.Җиһаншина. Кунелем түреннән.

Төрле журналлар, альбомнар, белешмәләр, рәсем-фотолар, артист язмалары.

Әдәбият дәреслекләре.

Сәхнә әсәрләре

Укучылар өчен әдәбият:


Мәктәп сәхнәсе. 1-2 кисәк.

Пионер сәхнәсе. 6-8 кисәк

Ш.Галиев.Күңелле сәхнә.-Казан, 1971.

Ш.Мостафин. Безнең сәхнә. –Казан, 1989.

Мәзәкләр җыентыгы.

Классик драматурглар иҗаты үрнәкләре.

И.Нуруллин. Драматургиядә жанр формалары.

Г.Камал “Беренче театр” әсәре

Ш. Хөсәенов “Әни килде” әсәре

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.