12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Шакирова Расула34
Россия, Татарстан респ., Казань

Тема: Әлмәндәр карт образы аша яшәү мәгънәсен ачу

(Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрен өйрәнү)

Максат. 1. Фәнни максат: Әлмәндәр образы аша яшәү мәгънәсен аңлату, тормыш дөреслеген күз алдына китерә алуларына ирешү.

2. Коммуникатив максат: Сөйләм телен, фикерләү сәләтен, анализлау, синтезлау күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви максат: Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт, соклану, горурлык хисләре тәрбияләү.

Принциплар: әдәби әсәрне субъектив кабул итү, укыту һәм тәрбия берлеге принцибы, оптимальлек принцибы.

Ысул һәм алымнар: репродуктив, өлешчә эзләнү, тикшеренү ысуллары; таблица, схемалар белән эшләү алымнары.

Дәреснең төре: ныгыту дәресе

Класс: 11 (татар төркеме)

Планлаштырылган нәтиҗә:

1.Предмет күнекмәләре.

укучыларның аңлап укуларына ирешү, драма әсәрләрен укуга кызыксыну тәрбияләү.

2.Метапредмет күнекмәләре.

-танып-белү УУЭ :

төп темасын табу, тормышта очрый торган типик проблеманы хәл итү өчен туплаган белемнәрне куллану күнекмәсе алу.

-коммуникатив УУЭ :

иптәшләреңне тыңлый, аңлый, үзара хезмәттәшлекне оештыра белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету

-регулятив УУЭ :

тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү.

-Шәхси якын килеп УУЭ.

Әлмәндәр образы аша тормыш дөреслеген күз алдына китерә белү, әхлакый нормаларны аңлап кабул итү.

Предметара бәйләнеш. Әдәбият, логика, психология, әйләнә-тирә дөнья, сынлы сәнгать, музыка

Ресурслар. Презентация, видеоязма, аудиоязма

Эшне оештыру төрләре: төркемнәрдә, аерым укучы белән, парлап эшләү.

Әдәбият исемлеге:

Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2001. – Б. 247-265

Әдәби әсәргә анализ ясау методикасы

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

 

Дәрес барышы

Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт булдыру.

- Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез арта. Яңа көн тууга үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле була алуыбызга тагын бер кат ышанабыз, сөенәбез. Әнә шундый омтылышлар, изге теләкләр, шатлык-сөенечләр белән бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Әйдәгез, хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз әле.

Уку эшчәнлеген мотивлаштыру – актуальләштерү.

Микс-пэа-шэа. ”Безнең гомер” җыры куела.(Музыка астында йөриләр. Музыка туктагач, үзенә якын булган иптәше белән парлашалар. Укытучы биргән сорауга 3-5 сек. уйлап, үзләренең иптәшләре белән фикерләшәләр( РЕЛЛИ-РОБИН яисә ТАЙМД-ПЭА-ШЭА) Бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.

СОРАУ: Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә ул күпме яшәргә, ничек яшәргә тиеш? (5 сек. уйлыйбыз. ТАЙМД-ПЭА-ШЭА. Һәр укучыга 15 сек. вакыт бирелә. 1-2 укучыдан иптәше нәрсә әйткәнне әйттерергә).

СОРАУ: Яшәүнең ямен нәрсәдә күрәсез? (5 сек. уйлыйбыз. РЕЛЛИ-РОБИН)

-Урыннарыгызга утырыгыз. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә ул күпме яшәргә, ничек яшәргә тиеш? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Гомернең асылы нәрсәдә? Бүген без әнә шул сорауларга җавап эзләрбез.

- Хәзер әйтеләчәк, безнең темабызга кагылышлы образ тормышны яраткан, яшәү ямен үзенчә аңлаган кеше. Мине игътибар белән тыңлыйбыз, экранга карыйбыз һәм уйлыйбыз.(фикерләү алымы: кара —тыңла - уйла — нәтиҗә яса)

 Слайд 1.Экранда кайсы образ сурәтләнгән. Әлмәндәр карт рәсеме.(Рәсемне карыйлар,укытучы укый,уйлау өчен 10 сек. вакыт бирелә. Нәтиҗә ясала.Теләк буенча әйтәләр).

- Бу сүзләр кем турында?

- Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган Кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта.

- Килешәм. Әлмәндәр карт. Т.Миннуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясенең төп герое. Хәзер мин сезгә бер кыйсса бирәм. Бу кыйссадагы карт белән Әлмәндәр карт образында нинди уртаклык бар? Шул турыда уйлыйбыз.(1 укучы кычкырып укый)Слайд 2

Бер картның гомерен алырга Әҗәл килә. Карт аңа: “Гомеремне әнә теге юлны чыккач кына ал әле”, - ди. Әҗәл ул әйткәнчә эшли һәм карттан сорый: “Сиңа гомереңне кайда алсам да барыбер түгел идеме соң? “Юк шул, мин шул юлны чыкканда да яшәп калдым бит”, - ди. (ТАЙМД-РАУНД-РОБИН. Һәрберегезгә 15 сек. 1 нче номерлы укучы сөйли,2.3,4 укучы сөйли. Һәр төркемнән 1 укучы әйтә.) (306,309б.)

Уку мәсьәләсен кую.

(Слайд 3)Тема әйтелә. Укучылар, әсәрнең үзәгендә үлемсезлек символы булган туксан бер яшьлек Әлмәндәр тора. Бүгенге дәрестә без шушы образ аша Яшәү мәгънәсен аңларга, аны дәлилләргә тырышырбыз.

-Укучылар, ә нәрсә соң ул “Яшәү мәгънәсе?” Сез аны ничек күз алдына китерәсез? (төркемнәрдә, 1 бит, 1ручка. 1 нче номерлы укучы башлый. 2-3 укучы укый, тактага элә.

ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС.(килешүче карта)

Төркемнәрдә эш. А3 алып дүрткә бүләсе, уртага квадрат Яшәү мәгънәсе сүзе языла. Һәр укучы фикерләр яза.1 мин. вакыт бирелә. №1 фикерләрен укый, килешсәләр баш бармакларын күрсәтеп уртага язалар.Һәр өстәлнең 3 номерлы укучысы укый.Тактага эленә.

(слайд 4тән укыйбыз)

-Яшәү сүзенә “Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә” –гомер итү, тору; нәрсә белән булса да кызыксыну; актив, эшчән тормыш алып бару диелә

4. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

- Ә чынлыкта Әлмәндәрнең бу тормыштан китәсе килмәвенең сәбәбе нидә соң? 

(Спектакльдән өзек карау)

(СИ-ФИНК-УАНДЭ)1. Нәрсә күрдек? 2.Бу монолог турында нәрсә уйлыйсыз? 3.Нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә?

Нәтиҗә ясау.

Әлмәндәр. Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем. Эшләргә ниятләгән эшемне ахырына җиткезеп туктадым. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын... тагын... Дөнья кала. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде. Кешеләр үлсәләр дә, ичмасам, минем яшемә җитеп үз үлемнәре белән үлсеннәр иде. Уттан кырылмасыннар иде.(монологның мәгънәсе нәрсәдә)

-Укучылар, Әлмәндәр карт нихәтле авырлыклар күрсә дә, яшәргә омтылышы чиксез. Ә менә хәзерге яшьләр тормышта нинди авырлыклар белән очраша, Яшәү мәгънәсен нәрсәдә күрә? Әйдәгез, шул турыда уйланып алыйк әле. (Төркемнәрдә эш. Постер. Һәр төркем эшен яклый.)


 

Әлмәндәр тормышындагы авырлыклар

Яшәү мәгънәсе

Яшьләр тормышындагы авырлыклар

      Яшәү мәгънәсе

       

Нәтиҗә. Дәрес башында әйткән фикерләрегезгә күз салыгыз.Нәрсә үзгәрде?

- Тормышта авырлыклар бар,  ләкин җирдә яшәү минемчә, шул дәрәҗәдә гүзәл, кеше дигән олы исемне йөртү – бәхет, дөнья-матур, бер-береңә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәүгә ни җитә..

4.Модельләштерү. КОНЭРС (почмаклар)

-Укучылар, сез тормыш девизыгыз итеп нинди шәхесләребезнең сүзләрен алыр идегез? Укучылар үзләре теләгән почмакларга басалар. Ни өчен сайлауларын аңлаталар.

Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк. Үлгәннән соң да үлмәслек булсын - яшәүнең бөтен максаты шунда. Муса Җәлил

Ихлас узсын безгә насыйп гомер, булса да ул мең-мең газаплы. (Зөлфәт)

“Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер, Бу дөньяда без яшибез икән, Юкка түгел, юкка түгелдер.”(Наҗар Нәҗми)

5. слайд.5 Рефлексия:Чыгу билеты язабыз. Карточкаларда, җавапларын язалар

Мин бүген дәрестә нәрсә белдем

Мин иптәшләремә дәрес буенча нәрсә сөйләр идем

Бу дәрес безне нәрсәгә өйрәтте


 

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.