Дәрестән тыш чара «Туган ягым — Татарстан» (5 сыйныф)
Дәрестән тыш чара, 5 сыйныф
Тема: Туган ягым - Татарстан.
Максатлар:
Укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру.
Укучыларның сөйләм телен баету, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру.
Туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: Туган як турында белемне ныгыту, дөрес язу һәм сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: туган тякны өйрәнүгә кызыксыну уяту; сөйләмне камилләштерүгә омтылу; җаваплылык хисе тәрбияләү, социаль (иптәшләренә, үзүзләренә матур мөнәсәбәт), эмоциональ (үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү) үзүсеш өчен шартлар тудыру; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнү.
Универсаль уку гамәлләре:
Регулятив: билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, уку бурычын кую; нәтиҗәле алымнарны сайлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; үзтикшерү, үзбәя күнекмәләренә ия булу.
Танып белү: кирәкле мәгълүматны эзләп табу; сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белү; уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап оештыру.
Коммуникатив: аралашу максатына туры китереп, үз фикерен тулы һәм төгәл итеп җиткерә алу; төркемдә, парда, күмәк эшләгәндә хезмәттәшлек итә белү.
Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.
Үткәрү формасы: КВН
Укыту методы: тикшерү, проблемалы ситуация тудыру,
Укыту алымнары: күмәк, индивидуаль, парда, төркемдә эшләү
Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, әйләнә-тирәне өйрәнү, тарих
Җиһазлау: презентация, төрле рәсемнәр, диалог, кроссворд, укучыларга язып бару өчен кәгазь битләре, бүләкләр.
Үткәрә:Туган тел укытучысы:Фәйзулина Р.В.
Әзерлек этабы:
Укучылар белән исәнләшү.
Командаларның исем һәм капитаннарын сайлавы.
Командаларның бер-берләрен сәламләүләре.
II. Төп этап:
I өлеш.
нче тур. Кем күбрәк белә?
нче тур. Диалогка төшеп калган репликаларны өстә.
нче тур. Кайсы сүз артык?
нче тур. Кроссворд.
II өлеш.
нчы тур. Рәсемдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгән?
нче тур. “Сезне кунакка чакырам мин” .
нче тур. “Дөрес җавапны тап”
8. нчы тур. Капитаннар бәйгесе: “Әйе, юк”.
Йомгаклау этабы:
КВН-дәрескә йомгак ясау.
Җиңүче команданы билгеләү, бүләкләр тапшыру. Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.
Укучылар белән саубуллашу.
КВН-дәреснең барышы
Укытучы (У): Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан. (Г. Зәйнәшевадан)
Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар. Мы сегодня поговорим о Родине. Туган ил турында сөйләшербез! 1 слайд
О малой родине. Что человек называет своей Родиной? Все мы живём в огромной стране название, которой – Россия. Россия – самая большая страна на свете. А место, где мы родились и растем – это наш родной край Татарстан, наша малая Родина. 2 слайд
Сегодня мы посвящаем наш урок 100-летию образования Республики Татарстан. 3слайд
Моннан 100 ел элек 1920 елда,Татарстан автономияле республикасы оешкан. Киләсе , 2020 елда, аның 100 еллык юбилеен, билгеләп үтәчәкбез. 4слайд
Без дәресләрдә Татарстан турында күп кенә мәгълүматләр белеп үттек, хәзер әйдәгез үзебезнең белемнәребезне тикшереп карыйк.
“Туган ягым - Татарстан” дип аталган КВН тәкъдим итәм. 5 слайд
Укучылар, сез ике командага бүленеп көч сынаячаксыз. Сезгә алдагы дәрестә алган белемнәрегез, тапкырлык һәм җитезлек кирәк булачак. Без бүген Татарстан Республикасы буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Юлыбызда киртәләр күп булыр. Ә безгә шул кыенлыклардан шома гына котылу юлларын эзләргә кирәк. Инде үзегезнең командаларыгызга матур исем сайлагыз һәм капитаннарыгызны билгеләгез, уенчыларыгыз белән таныштырыгыз. ( Ике команда да исем һәм капитаннарын сайлыйлар.)
у: Безнең команданың исеме – “Ак Барс”. Капитаныбыз – Злата . Безнең команданың уенчылары - ... .
У: Ярый, рәхмәт. Ә хәзер икенче команда белән танышыйк.
у: Безнең команданың исеме – “Идел”. Капитаны – Александр. Безнең команда уенчылары - ... .
У: Бик яхшы. Димәк, командалар белән танышып чыктык. Хәзер мин сезне уенның кагыйдәләре белән таныштырам. КВН 10 турдан тора. Сезнең дөрес җавапларыгыз баллар белән бәяләнәчәк.
Дуслар, сез безгә сүз бирегез, 6 слайд
Белгәннәр алга чыксын.
Һәрберегез КВНда
Осталыгын, зирәклеген, булганлыгын күрсәтсен.
Сезнең ялыгыз күңелле үтсен! Зур уңышлар сезгә.
Уеныбызны башлап җибәрсәк тә буладыр. Командалар, сез әзерме?
у: Әйе!
У: Безнең Татарстан Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. 7 слайд
Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68 мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан – зур республикаларның берсе. Барлык милләт вәкилләре дә дус һәм тату яши. Һәр дәүләтнең җитәкчесе, ягъни президенты була. Ә калган мәгълүматларны сез уен барышында белерсез.
Шулай итеп, I турга күчәбез. Ул “Кем күбрәк белә?” дип атала. 8 слайд
Укучылар, мин сезне бирем белән таныштырып китәм. Һәр командага да чиратлап сораулар бирелә. Һәр дөрес җавап 1 смайл белән бәяләнә. 1 нче командадан башлыйбыз. 9 слайд
У: Татарстанның беренче президенты кем? у: Минтимер Шәймиев.
У: Әйе. Хәзер 2 нче командага сорау: Татарстанның хәзерге президентын әйтегез? у: Рөстәм Миңнеханов
У: Әйе. Казандагы иң зур мәчет ничек дип атала? у: Кол Шәриф мәчете.
У: Әйе. Г. Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре ничек дип атала?у: “Туган тел”.
У: Дөрес.Татарстан р-сы гимнының музыкасын кем язган?у: Рөстәм Яхин.
У:Үзе шәһәр, үзе балык ? у: Алабуга
У: Казанның футбол командасы у: Рубин
У: Җавап дөрес. Татар халкының милли бәйрәме нинди?у: Сабантуй.
У: Әйе. Милли татар ризыгы ничек дип атала?у: Чәк-чәк.
У: Дөрес. Татарстан флагы нинди төсләрдән тора?у: Яшел, ак, кызыл.
У: Дөрес. Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре булып санала?
у: Татар һәм рус телләре.
У: Җавап дөрес. Кремль нинди елга буенда урнашкан?у: Казансу
У: Әйе. Казан шәһәре уртасында нинди күл бар?у: Кабан күле.
У: Әйе. “КамАЗ” машинасы ТРның кайсы шәһәрендә җитештерелә?
у: Яр Чаллы шәһәрендә.
У: Дөрес. ТРның нинди шәһәрен “нефтьчеләр шәһәре” дип атыйлар?у: ... .
У: Җавап юк. Әлмәт шәһәре. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?
у: Ак барс.
У: Әйе. 2 нче командага соңгы сорау: Кем Казан ханбикәсе булган? у: Сөембикә.
У: Шуның белән I тур тәмам.
2 нче тур – “Диалогка төшеп калган репликаларны өстә”. 10 слайд
Сезгә түбәндәге диалог бирелә:
- Син нинди республикада яшисең?
- ... .
- Аның башкаласы нинди шәһәр?
- ... .
- Анда нинди истәлекле урыннар бар?
- ... .
- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
- ... .
- Татарстанның табигате нинди?
- ... .
- Татарстанда нинди елгалар бар?
- ... .
Төшеп калган репликаларны үзегезгә өстәп язарга кирәк. Язу өчен кәгазь битләре таратам. Әлеге тур 3 смайл белән бәяләнә. Бу биремгә 3 минут вакыт бирелә. (Укучылар язалар.) Вакыт чыкты, ручкаларны куйдык. Хәзер укыйбыз. (Һәр команда да диалогны укып чыга.) Диалогны әйбәт язгансыз. Ике командага да 5әр смайл бирелә.
3 нче турга күчәбез. Ул “Кайсы сүз артык?” дип атала. 11 слайд
Ике командага да сүзләр төркеме бирелә. Шулар арасыннан бер артык сүзне табарга кирәк булачак. Әлеге бирем 1 смайл белән бәяләнә. 1 нче командага түбәндәге сүзләр бирелә: Кама, Кремль, Кабан күле, китап, Идел. Кайсы сүз артык? у: Китап. 12 слайд
У: Дөрес. 2 нче командага сүзләр: Сабантуй, ат, көрәш, батыр, мәктәп. Әлеге сүзләрнең кайсысы артык? у: Мәктәп.13 слайд
У: Җавап дөрес. Ике команда да 1әр смайл ала.
Ә хәзер киләсе 4 тур – “Кроссворд”. 14 слайд
Мин командаларга кәгазь битләре таратам. Әлеге битләрдәге шакмакларга дөрес җавапны язарга кирәк. Бу биремдә сез 3 смайл туплый аласыз. Сорауларын үзем укып барам. Игътибар белән тыңлап барыгыз, сорауларны кире кабатламыйм.
1. Татарстанда яшәүче милләт. (Татар)
2. КамАЗ машиналары кайда чыга? (Яр Чаллы)
3. Бөек татар шагыйре. (Тукай)
4. Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема. (Карта)
5. Вятка елгасының татарча исеме. (Нократ)
6. ТРның дәүләт гербында сурәтләнгән хайван. (Барс)
7. Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе. (Нефть)
8. ТРның башкаласы. (Казан)
9. Татарстанның Дәүләт гимны музыкасы авторы. (Яхин)
Кәгазь битләрен җыябыз. Хәзер бергәләп тикшерербез. Экранга карагыз әле, монда сезгә дөрес җаваплар бирелгән. 15 слайд. Нәтиҗәләрне әйтәм. (Нәтиҗәләр әйтелеп, смайллар бирелә.)
Укучылар, уеныбызның беренче өлеше тәмам. Ял итеп алыйк әле.
16 слайд . Сез туган як, туган тел турында шигырьләр беләсезме? Нинди шигырьләрне яттан беләсез? Иң оста, төрле рольгә кереп сөйли белү.
у: Әйе, беләбез.Туган тел, Татарча да яхшы бел.
Габдулла Тукай «Туган тел»
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Шәйхи Маннур
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
У: “Ак барс” командасы сез башлыйсыз, Г.Тукайның “Туган тел” шигыреннән өзекне төрле тавыш белән сөйләп ишетерегез безгә: курку хисе белән, хәйләкәр тавыш белән, сөенеч хисе белән.
“Идел” командасы хәзер сезнең чират, Шәйхи Маннурның “Татарча да яхшы бел” шигыреннән өзекне горур хисе белән, бик аптыраган хис белән, әле генә сөйләшә башлаган бала тавышы белән сөйләгез. Ике команда да бу иҗади конкурсны үти алды. Бик яхшы, әфариннәр.
Хәзер КВН дәресебезнең 2 өлешенә күчәбез.
5 нчы тур “Рәсемнәрдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгән?” 17слайд
Мин сезгә кәгазь битләре таратам, шуларга язып бирерсез. 1 смайл бирелә. Бирелгән 4 рәсемдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгән икән? (Укучылар язып бирәләр.) Әйдәгез, бергәләп тикшерик инде.
у: Сөембикә манарасы , Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете.18 слайд
У: Әйе. Ике команда да дөрес язган, 1әр смайл алалар.
Алдагы 6 нче турга күчәбез –“Сезне кунакка чакырам мин” дип атала. 19 слайд.
Җирнең иң матур җирендә
Татарстанда торам мин
Малайлар һәм кызлар! Сезне
Кунакка чакырам мин, –
дип язган Роберт абый Миңнуллин “Килегез кунакка” шигырендә. Укучылар, сез дә берәр туганыгызны, дустыгызны Казанга кунакка чакырып, хат языгыз әле. Хатның шарты да бар: сезгә монда Казанның истәлекле урыннарын да әйтергә кирәк булачак. Мин сезгә кәгазь битләре таратам. Барлыгы 3 смайл җыя аласыз. (Укучылар хат язалар, аннары укыйлар.) Рәхмәт, ике команда да бик матур хат язган. Безнең Казан истәлекле, матур урыннарга бай икән. (Баллар куела.)
Алдагы 8 турга күчәбез “Дөрес җавапны тап” 20 слайд
Татарстан Республикасы президенты (Р.Минниханов),(Р.Хабиров)
Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс)( Һәйкәл)
Татарстан флагында нинди төсләр? ( яшел, ак, кызыл) (ак,зәңгәр,кызыл)
Татарстан Республикасы башкаласы (Казан)(Чаллы)
Татарстандагы иң зур елга (Идел)(Агыйдел)(Нократ)(Кама)
Опера һәм балет театры кем исемен йөртә? (М.Җәлил)(Г.Тукай)
Казанның хоккей командасы исеме (Ак барс)(Металлург) (Салават Юлаев)
Татар кызының милли баш киеме (калфак)(яулык)
Районыбыз исеме (Идел буе)(Вахит)(Мәскәү)(Киров)
Җәй башында үткәрелә торган милли бәйрәм (Сабантуй)(Казөмәсе)(Сөмбелә)
30 август нинди көн? (Татарстан көне)(Россия көне)
9 нче турда капитаннар бәйгесе була, ул “Әйе, юк” дип атала.21 слайд
Мин капитаннарга җөмләләр укыйм, сез дөрес булса – “әйе” дип, дөрес булмаса “юк” дип җавап бирерсез. Һәр дөрес җавапка 1 очко куела. Такта янына 1 нче команданың капитаны чыксын әле.
“Туган тел” шигырен Габдулла Тукай язган.у: Әйе.
У: 2. Татарстанның башкаласы – Казан. у: Әйе.
У: 3. Сентябрь, октябрь, ноябрь – кыш айлары. у: Юк.
У: 4. Кем эшләми, шул ашамый – бу мәкаль у: Әйе.
У: 5. Татар телендә 7 килешме? у: Юк.
У: Капитан барлык җавапларны да дөрес әйтте. Аның командасы 5 смайл ала. Хәзер икенче команданың капитаны чыга.
Бүгенге көндә ТРның президенты Минтимер Шәрип Шәймиев. у: Юк.
У: 2. Казан ханбикәсе Сөембикә булган. у: Әйе.
У: 3. Елның бишенче ае – август. у: Юк.
У: 4.Татарстанның дәүләт флагында ике төс бар.у: Юк.
У: 5. Татар телендә 5 килешме?у: Юк.
У: Дөрес җаваплар бирелде, әлеге команда да 5 смайл ала. Шуның белән бүгенге КВН-дәрес тәмам. Хәзер капитаннар смайлларны саный, ә без Татарстан турында видео язма карыйк . Әйдәгез, бер-беребезне алкышлыйк әле. (Командалар бер-берсенә кул чабалар.)
Бүген сез бик тырышып, кызыксынып эшләдегез: бик эчтәлекле, тирән, мәгънәле диалог һәм монологлар төзедегез. Сезгә КВН ошагандыр дип уйлыйм. Шуның белән уен тәмам. Бүген без яши торган Татарстан Республикасы – көчле республика һәм аны яратыгыз, хөрмәт итегез.
22 слайд (Ахырдан “Туган як” җырын бергә җырлыйбыз )