12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Ахмадуллина Разина Рафисовна29

Алтын каләм” түгәрәгенең эш программасы

АХМАДУЛЛИНА Рәзинә Рафисовна,

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Аңлатма язуы

Программаның максаты:

телне өйрәтүгә карата кызыксыну уяту, телеңә карата хөрмәт белән карау, рухи мирасыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү, укучыларны иҗади фи­керләргә, аралашу культурасына өйрәтү, жур­налист һөнәре белән якыннанрак таныштыру, аларга журналистика жанрлары турында баш­лангыч мәгълүмат бирү.

Бурычлар:

укучыларның сүзлек запасларын баету, аны урынлы куллануга игътибар бирү, туган тел ярдәмендә үзара иркен аңлашу, уй-фикерне, хис-тойгыларны белдерүгә ирешү; алынган теоретик материалны практикада куллана белү күнекмәләре булдыру, укучыларның хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, үз-үзләрен бәяләү күнекмәләрен камилләштерү ; мәкалә язу күнекмәләрен камилләштерү, тулы грамоталылыкны тәэмин итү; укучыларның язма һәм сөйләмә тел культурасын формалаштыру; язма һәм сөйләмә телне камилләштерү белән беррәттән укучыларның рухи дөньясын баету, тормыш вакыйгаларыннан хәбәрдарлыгын булдыру.

Кукмара муниципаль районы «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем мәктәбе»нең укыту планында түгәрәк өчен атнага икешәр сәгатьтән 78 сәгать каралган. Программа 5- 6 нчы сыйныф укучылары өчен.

Программа түбәндәге уку гамәлләрен үз эченә ала:

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен, әдәп-әхлак нормаларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен, үзен тормышта лаеклы шәхес итеп куюын үз эченә ала. Укучының һәрьяклап үскән, мөстәкыйль рәвештә белем алырга, камилләшергә әзер буларак формалашуы; укуга карата кызыксыну хисе булу; күзаллый һәм хыяллана белү; табигать турында кайгырту; укуга уңай караш булу; телнең төп аралашу чарасы икәнен аңларга; “башкаларга карата түземлек” төшенчәсен кабул итү, аларның кадерен белү; дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау; яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: максат кую (уку бурычларын билгеләү, нәрсәне беләбез, нәрсә билгесез?; планлаштыру – максатка ирешү, нәтиҗәгә килү юлларының эзлеклелеген билгеләү; фаразлау – булачак нәтиҗәләрне, аның күләмен күзаллау; үз хаталарын тануы һәм төзәтүе; укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга һәм эшнең дөреслеген тикшерергә өйрәнү; үз җавабыңны яки иптәшеңнең җавабын раслау өчен кагыйдәгә таянырга мөмкин икәнен аңлау; “башкаларга карата түземлек” төшенчәсен кабул итү, аларның кадерен белү; эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган мәсьәләне чишү өчен дөрес юл сайлый белү; эш өчен максат куя белү; үз җавабыңны яки иптәшеңнең җавабын раслау өчен кагыйдәгә таянырга мөмкин икәнен аңларга; биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую; эш барышында инициатива күрсәтә белү;

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: эзлекле фикер йөртүгә (логикага) нигезләнгән һәм алга бурыч кую, аны чишү белән бәйле гамәлләр керә. Тиешле мәгълүматны таба белү; үз фикерңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү; предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү; укытучы һәм иптәшләре белән эшләгән эшләргә нәтиҗә ясый белү; кирәкле сүзләр группасын яки сүзләрне тизрәк эзләп табу, уку, сүзлекләрдә иркен ориентлашу; гәҗитләрдә ориентлаша белергә; шартлы билгеләрне укый белергә; берничә информация чыганагы белән эшләргә; сөйләм барлыкка китерүче органнар турында мәгълүматлы булу; төрле авазларның ясалу урынын белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре башка кешеләрнең фикерен исәпкә алуны, тыңлый, әңгәмәгә кушыла белүне, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итүне күзаллый. Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; телдән һәм язма сөйләмне төзи белү; иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү; дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә катнаша белү; үзеңнең эш-гамәлләреңне аңлата белү; парларда эшли белү; төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; күршең белән хезмәттәшлек итү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; сорау куя белү, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, үз алдыңда туган авырлыкны таный белү; үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү.Универсаль уку гамәлләре бербөтен системаны тәшкил итә, шуңа да аларны комплекслы кулланганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Мәктәптә программаны өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә алып килергә тиеш:

метапредмет нәтиҗәләр: белем алу нигезен тәшкил иткән төп компетенцияләргә ия булу, предметара төшенчәләрне үзләштерү;

түгәрәк буенча нәтиҗәләр: “Алтын каләм” программасы буенча билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу; иҗади эшчәнлек тәжрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.

Укучыларның мөстәкыйль эшләү сәләтен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзенә ышанычын арттыру, дөньяга карашларын формалаштыру, аларда иҗат итүгә кызыксыну уяту һәм укучыларны туган илен яратучы, аның киләчәген кайгыртучы шәхес буларак тәрбияләү.

Укучылар белергә, аңларга, үзләштерергә тиеш:

Телебездәге сурәтләү чараларын аера һәм куллана белү;

Сөйләмдә мәкальләр, әйтемнәр, җырлар, фразеологик әйтелмәләрне иркен куллану;

саф, җыйнак, аһәңле, аңлаешлы сөйләм төзи алу.

төрле темага кызыклы, эчтәлекле, бай мәкалә язу;

мөстәкыйль рәвештә гәҗит чыгару;

һәр кеше белән мавыктыргыч әңгәмә кору;

русчадан татарчага яки киресенчә тәрҗемә итү;

журналист һөнәренең үзенчәлекләрен үзләштерү.

иҗат эшләреннән, ана­литик материаллардан торган шәхси иҗат пап­касы туплау,

Программаның тематик планы

Бүлек исеме

Эшчәнлек төре

Сәгать саны

1

Сөйләм үстерү үзенчәлекләре

Проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә. Продуктив күнегүләр эшләү. Парларда эш. Төркемнәрдә эш. Белем һәм осталыкларын тикшерү.

11

2

Мәкалә язу үзенчәлекләре

Проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә. Продуктив күнегүләр эшләү. Парларда эш. Төркемнәрдә эш. Белем һәм осталыкларын тикшерү.

8

3

Журналист һөнәре

Проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә. Продуктив күнегүләр эшләү. Парларда эш. Төркемнәрдә эш.

11

4

Гәзит чыгару үзенчәлекләре

Проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә. Продуктив күнегүләр эшләү. Парларда эш. Төркемнәрдә эш. Белем һәм осталыкларын тикшерү.

18

5

Гәҗит чыгару

Проект эшчәнлеге

9

6

Мәкалә язу

Белем һәм осталыкларын тикшерү.

5

7

Интервью алу

Проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә. Продуктив күнегүләр эшләү. Парларда эш. Төркемнәрдә эш.

4

8

Практик эшләр

Белем һәм осталыкларын тикшерү.

7

9

Үткәннәрне искә төшерү һәм йомгаклау.

Парларда эш. Төркемнәрдә эш. Белем һәм осталыкларын тикшерү.

5


Барлыгы:


78

Программаның эчтәлеге

Бүлек

Белем эчтәлеге

Сөйләм үстерү үзенчәлекләре

Язма һәм сөйләмә телнең әһәмияте, тормыштагы роле. Төп жанрлар.Текстның структурасы. Телебездәге сурәтләү чаралары. Сөйләм стильләре. Сүз байлыгын куллану үзенчәлекләре.Сөйләмдә мәкальләр куллану. Эпиграф. Әйтемнәр. Җырлар.Фразеологик әйтелмәләр. Сөйләмнең саф, җыйнак булуы.Сөйләмнең аһәңле, аңлаешлы булуы.

Мәкалә язу үзенчәлекләре

Мәкалә язу үзенчәлекләре. Мәкалә, репортаж.Мәгълүмат туплау алымнары. Тема сайлау үзенчәлекләре. Язманың исеме (башы), аның төп функция­се һәм аңа таләпләр. Язманы редакцияләү. Язмаларның(текстларның) исемен (ба­шын), керешен, структурасын анализлау. Интервью, аның үзенчәлекләре.

Журналист һөнәре

Журналистика һәм журналист һөнәре. Журналистиканың этик-хокукый нигез­ләре. Россия Федерациясенең «Матбугат чара­лары турында»гы Законы. Мәгълүмат мәгълүмат туплаганда һәм аны таратканда журна­листның хокуклары һәм бурычлары. Журналистның сөйләм культурасы. Телдән сөйләм культурасы. Язма сөйләм культурасы. Журналист сөйләменә карата таләпләр.Журналист эшчәнлегендә сөйләмнең әһәмияте. “Журналист булу җиңелме?.”

Жур­налистның һөнәри сыйфатлары.

Гәзит чыгару үзенчәлекләре

Гәзит чыгару үзенчәлекләре. Басма­ның форматы һәм күләме.

Газетаның исеме һәм аның бизәлеше.Газета битен колонкаларга (багана­ларга) бүлү.Газетаның компо­зицион-график мо-делен төзү,

Макет әзерләү. Газета битен бизәү. Татар телендә нәшер ителүче газета-журналларга күзәтү ясау. Редакциянең структурасы Һәм анда функ­цияләр бүленеше.Фотосурәтләрнең, рә­семнәрнең роле һәм функциясе.

Интонация

Интонация. Сәнгатьле сөйләм үстерү.

Гәҗит чыгару

Сез иң гүзәл кеше икәнсез”,“Хуш киләсең, Яңа ел”, “Мәхәббәт ул-изге хис” ,“Ватан Сезнең кулларда”, “Гүзәл затлар”,” Җиңү җиңел бирелмәде”, “Тукай-якты йолдыз”.

Мәкалә язу

Исәнме, мәктәбем”, “Җәйге ялым”,“Минем кадерле әнием”,“Ничек яшисез, ялгызлар?” “Аклык, сафлык илендә”

Интервью алу

Каникулны ничек үткәрдең?”,“Мәктәбебез укытучылары”, Нинди хыяллар белән яшисез?” “Язны ничек каршылыйсыз?”

Практик эшләр

Хезмәт даны ” газетасы журна­листы, авылдашыбыз Лилия Нургалиева белән очрашу. “Миңа ошаган журналист” әңгәмә.Данлы якташлар”. Якташ язучылар « Газета-журнал мәкаләләренә цензура кирәкме?» Ток-шоу. “Хезмәт даны” редакциясенә экскурсия. “белән очрашу. Автобиография язу үзенчәлекләре. Русчадан татарчага мәкалә тәрҗемә итү. Мин киләчәгемне ничек күзаллыйм?” (Иҗади эш. Тормыш программасы төзү). Башка авторның язмасын редакцияләү. “Минем тормышымда матбугат”. Бәхәс “Минем яраткан гәҗитем яхшырак” .Иҗади эш. “Минем шәхси гәҗитем”

Үткәннәрне искә төшерү һәм йомгаклау.

Үткәннәрне искә төшерү. Йомгаклау.























Календарь план

Дәрес темасы

Үткәрелергә тиеш.

Үткәрелде

Искәрмә

Сөйләм үстерү үзенчәлекләре – 11 сәгать

1

Язма һәм сөйләмә телнең әһәмияте, тормыштагы роле.




2

Төп жанрлар.




3

Мәкалә язу “Исәнме, мәктәбем”, “Җәйге ялым”




4

Текстның структурасы.




5

Телебездәге сурәтләү чаралары.




6

Сөйләм стильләре




7

Сүз байлыгын куллану үзенчәлекләре.




8

Гәзит чыгару. Сез иң гүзәл кеше икәнсез”




9

Сөйләмдә мәкальләр куллану




10

Эпиграф. Әйтемнәр. Җырлар.




11

Фразеологик әйтелмәләр




12

Сөйләмнең саф, җыйнак булуы.




13

Сөйләмнең аһәңле, аңлаешлы булуы.




Мәкалә язу үзенчәлекләре – 8 сәгать

14

Мәкалә язу үзенчәлекләре




15

Мәкалә, репортаж.




16

Мәкалә язу. “Минем кадерле әнием”




17

Мәгълүмат туплау алымнары.




18

Тема сайлау үзенчәлекләре




19

Язманың исеме (башы), аның төп функция­се һәм аңа таләпләр;




20

Язманы редакцияләү.




21

Язмаларның(текстларның) исемен (ба­шын), керешен, структурасын анализлау.




22

Интервью, аның үзенчәлекләре




23

Каникулны ничек үткәрдең?” интервью




24

Мәкалә язу. “Аклык, сафлык илендә”




Журналист һөнәре – 11 сәгать

25

Журналистика һәм журналист һөнәре.




26

Журналистиканың этик-хокукый нигез­ләре.




27

Россия Федерациясенең «Матбугат чара­лары турында»гы Законы. Мәгълүмат мәгълүмат туплаганда һәм аны таратканда журна­листның хокуклары һәм бурычлары.




28

Журналистның сөйләм культурасы




29

Телдән сөйләм культурасы.




30

Язма сөйләм культурасы.




31

Журналист сөйләменә карата таләпләр.




32

Журналист эшчәнлегендә сөйләмнең әһәмияте.




33

Журналист булу җиңелме?”




34

Гәзит чыгару “Хуш киләсең, Яңа ел”




35

Жур­налистның һөнәри сыйфатлары.




36

Хезмәт даны ” газетасы журна­листы, авылдашыбыз Лилия Нургалиева белән очрашу




37

Миңа ошаган журналист” әңгәмә




Гәзит чыгару үзенчәлекләре – 18 сәгать

38

Гәзит чыгару үзенчәлекләре.




39

Басма­ның форматы һәм күләме.




40

Газетаның исеме һәм аның бизәлеше.




41

Газета битен колонкаларга (багана­ларга) бүлү.




42

Мәкалә язу “Ничек яшисез, ялгызлар?”




43

Газетаның компо­зицион-график мо-делен төзү,




44

Макет әзерләү




45

Мәктәбебез укытучылары” интервью алу.




46

Гәҗит чыгару “Мәхәббәт ул-изге хис”




47

Данлы якташлар”. Якташ язучылар белән очрашу.




48

Газета битен бизәү.




49

Татар телендә нәшер ителүче газета-журналларга күзәтү ясау




50

Гәҗит чыгару “Ватан Сезнең кулларда”




51

Редакциянең структурасы Һәм анда функ­цияләр бүленеше.




52

Фотосурәтләрнең, рә­семнәрнең роле һәм функциясе.




53

« Газета-журнал мәкаләләренә цензура кирәкме?» Ток-шоу.




54

Хезмәт даны” редакциясенә экскурсия.




55

Хезмәт даны” редакциясенә экскурсия.




56

Интервью алу. “Язны ничек каршылыйсыз?”




57

Гәҗит чыгару “Гүзәл затлар”




58

Интонация




59

Сәнгатьле сөйләм үстерү.




60

Автобиография язу үзенчәлекләре.




61

Русчадан татарчага мәкалә тәрҗемә итү




62

Мин киләчәгемне ничек күзаллыйм?” (Иҗади эш. Тормыш программасы төзү) .




63

Гәҗит чыгару “Тукай-якты йолдыз”




64

Гәҗит чыгару “Тукай-якты йолдыз”




65

Башка авотрның язмасын редакцияләү




66

Минем тормышымда матбугат”




67

Гәҗит чыгару” Җиңү җиңел бирелмәде”




68

Гәҗит чыгару” Җиңү җиңел бирелмәде”




69

Бәхәс “Минем яраткан гәҗитем яхшырак”




70

Интерьвю. Нинди хыяллар белән яшисез?”




Үткәннәрне искә төшерү һәм йомгаклау – 5 сәгать

71

Мәкалә язу “Хуш киләсең, ямьле җәй”




72

Сөйләм үстерү үзенчәлекләрен искә төшерү.




73

Мәкалә язу үзенчәлекләрен искә төшерү




74

Проект эше. “Минем шәхси гәҗитем”




75

Проект эше. “Минем шәхси гәҗитем”




76

Гәҗит чыгару үзенчәлекләрен искә төшерү.




77

Үткәннәрне искә төшерү




78

Йомгаклау








Өстәмә әдәбият исемлеге

Хезмәт даны” район газетасы басмалары.

Татарстан яшьләре” газетасы басмалары.

Россия Федерациясенең «Матбугат чара­лары турында»гы Законы.

Акчарлак” мәктәп газетасы басмалары.

Татар телендә нәшер ителүче газета-журналлар.

Россия Федерациясенең «Матбугат чара­лары турында»гы Законы.

Кирсанова М.В. “Современное делопроизводство”

Москва-Новосибирск, 2002.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.