Тикшеренү эше «Сөйләмне сурәтле итү өчен чагыштыруны куллануның мөмкинлекләре»
Эчтәлек:
I.Кереш .......................................................................................................... 3
II. Сөйләмне сурәтле итү өчен чагыштыруны куллануның мөмкинлекләре..................................................................................................... 5
Йомгаклау.................................................................................................... 11
Кулланылган әдәбият………………………………………………..... 12
7класс
Султанова Гульфина Рашитовна
МБОУ “Большеелгинская СОШ”,
Научный руководитель:
Мубаракшина Альфинур Адиповна
учитель татарского языка и литературы
Кереш
Теманың актуальлеге. Балык Бистәсе – шагыйрьләр төбәге. Равил Фәйзуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Рәсимә Гарифуллина кебек язучыларыбыз турында берникадәр белсәм дә, Әхмәт Гадел иҗатын үзем өчен бер яңалык, ачыш дияр идем. Аның әсәрләре кулыма килеп кергәч, мин аерыла алмыйча укыдым. Ул, нигездә, лирик шагыйрь. Ә.Гаделнең беренче китабы басылгач, Илдар Юзеев аның турында: «Әхмәт Гаделнең иң әйбәт шигырьләрендә – заманыбызның төрле тавышлы ритмы... Ул безнең әдәбиятыбыз өчен кирәк булган әйбәт әсәрләр тудырыр дигән өметтә калам”,- дип яза. Чыннан да, Ә.Гадел безнең өчен чын, алдаусыз, халыкчан рухлы, яңа төсмерләр, яңа образлар, сүз байлыгы белән чын матурлык дөньясы тудыра алган зур шагыйрь икән. Әхмәт Гаделне “үзенчәлекле шагыйрь” дип язалар. Әгәр язучының иҗаты үзенчәлекле, яңгырашлы икән, әсәрнең мондый матурлыгын тудыруда күпмедер дәрәҗәдә сәнгати алымнар саналган лексик чаралар да катнаша.Шунлыктан, аларны өйрәнү әдип стилен өйрәнүнең бер өлеше булып тора. Димәк, язучының иҗат үзенчәлекләрен ачканда, сөйләмнең төрле бизәкләрен ачыклау актуаль булып чыга.
Матур әдәбият теле–образлы тел. Анда сурәтләү чаралары аша һәр язучының сөйләм үзенчәлеге күренә. Бүгенге көндә яшь кешеләрнең туган телебезне куллануга тиешле әһәмият бирмәүләре аркасында телнең бар үзенчәлекләрен белеп бетермәүләре күзәтелә. Шуңа күрә сүз белән эшләү безнең үзебезнең дә тел байлыгыбызны арттыруга ярдәм итә. Ә.Гадел әсәрләренең тиешенчә өйрәнелмәгән һәм әдәбият белгечләре тарафыннан тиешле бәя бирелмәгән булуы да теманың актуальлеген арттыра.
Теманың яңалыгы. Бүгенге көндә Әхмәт гадел иҗатын, дөньяга карашларын өйрәнү, әдәбиятыбызга алып килгән яңалыгын белү, иҗатына дөрес бәя бирү өчен төрле яклап якын килү сорала.Ә. Гадел укуларына әзерлек барышында бу мәсьәләләр дә өйрәнеләдер һәм бу куанычлы хәл. Мин исә якташыбыз иҗатын өйрәнүне әдипнең стилен формалаштыруда зур роль уйнаган сурәт чараларын, төгәлрәге, чагыштыруларны тикшерүдән башларга булдым һәм Ә.Гадел иҗатына кагылышта караганда бу теманың әлегә яңалык булуы бәхәс тудырмас дип уйлыйм.
Тикшеренү эшенең максаты. Язучының иҗаты, тема – идеясе, образлары аның телендә гәүдәләнә һәм теле аша гына аңлашыла. “Язучының телен өйрәнмичә, аның иҗат йөзен, дөньяга карашын аңлап булмый. Язучының телен өйрәнү, асылда, ул яшәгән дәвернең әдәби телен өйрәнү,-- ди професор Ф.Хөсни. Менә шушы карашлардан чыгып, мин үземнең эшемдә якташ шагыйрем Әхмәт Гадел әсәрләренең телен тикшереп, аның сүзләрне сурәтле итүдә чагыштыруларны ничек файдалануын ачыклау һәм татар шигъриятендә аның әсәрләре тоткан урынны билгеләүне һәм, беррәттән, үземнең дә сүз белән эшли белү күнекмәләремне үстерүне төп максатым итеп куйдым.
Максатыма ирешү өчен, түбәндәге бурычларны үтәүне билгеләдем:
Ф.С. Сафиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле” китабы һәм Х.Курбатовның “Татар теленең лингвитик стилистикасы һәм поэтикасы” дигән хезмәте белән танышу;
Чагыштыру төшенчәсенә билгеләмә бирү;
Ә.Гадел иҗаты белән тирәннән танышу, андагы чагыштыруларны табу һәм өйрәнү; тасвир чарасы буларак, автор чагыштыруларны ни рәвешле кулланган, аларны куллануның нинди мөмкинлекләре булуын ачыклау һәм классификацияләү.
Кулланылган методлар– эзләнү, анализ.
Мин үземнең фәнни эшемне башкару өчен нигез итеп Ә.Гадел сүзләренә язылган җырларны, “Рух бәйрәме”, “Дәрт”, “Сөю дәрьясы”, “Йолдызлы чат” китапларынын һәм “Ватаным”, “Әй, тормыш, әй, кеше!” дигән шигырьләр циклын алдым.
Сөйләмне сурәтле итү өчен чагыштыруны куллануның мөмкинлекләре.
Чагыштыру – тропларның иң гади һәм иң таралган төрләреннән берсе
Чагыштыру (латинчадан сomparatio – чагыштыру) – нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ул, аның нәтиҗәсендә сурәтләнелә торган процесс образлы характеристикага ия була. Чагыштыруларда татар халкының танып-белү асылы салынган. Чагыштыруның ике төрен аерып күрсәтергә мөмкин: гади чагыштыру һәм поэтик чагыштыру.
Гади чагыштыру «кебек», «сыман» һ.б. сүзләр ягъни –дай/-дәй/-тай/-тәй кушымчалары ярдәмендә ясала. Поэтик чагыштыру бер-берсеннән ерак төшенчәләр охшашлыгына нигезләнә. Андый чагыштыруның бер кисәге метафорик мәгънәдә кулланыла.
Чагыштыруны куллану осталыгы һәр язучыда үзенчә чагыла . Ә.Гадел иҗатында чагыштыруларның ни рәвешле кулланылуын ачыклау өчен, мин, иң беренче, ул язган җырларга мөрәҗәгать иттем.
Гади чагыштырулар бигрәк тә Ә.Гадел иҗат иткән җыр текстларында еш күзәтелә.Бу алым аларны халык җырларына якынайта.
Яшәүләр җыр сыман,
Шатлыклар нур сыман.
Без күктә очкан кош түгелме? (“Кайгыдан арала”)
Ак каеннар кебек матурласын
Бу дөньяны яшьлек хисләрем.
Башланмаган якты көннәрем бар,
Еракларда алтын кичләрем, ( “Яшьлек урамы”)
_Дай, -дәй компоненты ярдәмендә ясалган чагыштыруларны да җыр текстларында шактый очратырга мөмкин.
Хәтеремнән һич китмисең,
Яр! — диде.
Күңелемдә хис учактай
Яр! — диде.
Инде нишлим синсез җирдә,
Яр! — диде (“Кыз җыры”)
Аһ, ул дулкындай чәчләрең
Җилферди җилдә.
Син гүзәлемә тиңдәшләр
Юктыр бу җирдә! (“Сиңа тиңе юк”)
Бу чагыштыруларның кайберләрендә предметлар тышкы форма охшашлыгына нигезләнсә, икенчеләре исә эчке охшашлык буенча чагыштырыла, ә кайберләре төс буенча охшатыла.Табигать күренешләрен чагыштыру ысулын да шагыйрь еш кулланган дип әйтергә нигез бар. Мәсәлән, “Бикә апаның чәе”дигән җырына күз салыйк:
Ай, сез татар апалары,
Нур сибә йөзләрегез!
Шуңа күрә дә яз сыман
Сезнең чал көзләрегез,- дип, хәтта өлкән кешенең дә йөзендә елмаю балкыса, ул язгы көн кебек матур була алуына ишарәли.
Көн белән төн
Алышынгандай,
Алышына фасыллар. (“Ак каен”)
Сер тулы тормышның юллары,
Күңелнең түрендә башыгыз.
Хисемнең дулкынлы уйлары,
Ташкындай киң җәйрәп ташыгыз!-дип күңелдәге уйларны язгы ташкын
белән чагыштыра “Юлчы” шигырендә.
Предметларны чагыштыру өчен дә халкыбыз элек-электән төрле сүз-сурәтләргә мөрәҗәгать иткән. Татар халкы кызларның матурлыгын тасвирлаганда кыз – күбәләк, күгәрчен, сандугач; кызлар күзе - кара карлыган, кара карлыгач, таң йолдызы; чәч – кара ефәк, теш - ак кар, йөз – бөрлегән, тулган ай, буй – тал кебек чагыштыруларны кулланган. Ә батыр йөрәкле татар егетенә "сөлек", "ак арыслан", "карчыга" кебек сүзләр куллануын очратабыз. Батыр егетне арысланга, кыю бөркеткә охшаткан чагыштырулар да -татар җырлары өчен символга әверелгән бизәк.
Тик үтенәм, кайтар мине миңа,
Үз-үземә, ялварам, калдыр...
Бүз егеттәй, камчы белән уйнап,
Язмышымны өйрәтә яңгыр... (“Күзләремне будың, калдым...”)
Ә.Гадел дә мондый чагыштыруларны үз шигырьләрендә яратып кулланылган дип уйларга җирлек бар. Тик мондый традицион чагыштырулардан тыш, шагыйрьнең үзенә генә хас булган сурәтләрне дә очраттым.
Яшелдән дә яшел алар,
Синең нурлы күзләрең,
Тынчыган күл түгел алар,
Зәмруд диңгез, гүзәлем! (“Күзләрең”)
Кайтканыңны көтеп торам,
Януларымны басармын.
Салкын чишмә суын эчер,
Каләм-кашым, җан-җанашым, суын эчер! (“Каләм-кашым”)
Халык авыз иҗатында һәм матур әдәбиятта чагыштыруның катлаулырак төрләре дә күп. Мондый чагыштыруларны Ә.Гадел иҗатында да очраттым. Мәсәлән, чагыштыруларны синтаксик параллелизм рәвешендә кулланырга мөмкин:
Иманың булсын икән корычтай,
Үз кулыңда булсын икән хәтта ачы борыч та! – дип яза ул “Теләк”шигырендә. Яки:
Еладым да, җырладым да ---
Кайчак елыйдыр ирләр...
Ә.Гадел шигырьләрендә чагыштыру куллануның тагын бер төренә игътибар итми мөмкин түгел, чөнки андый үзенчәлекне ике шигырьнең берсендә очратырга мөмкин. Бу – предметны аны чагыштырган икенче бер предмет исеме белән парлы итеп куллану, шуның нәтиҗәсендә үзенчәлекле яңа сурәт туа:
Ул салкын, карлар илендә,
Сагышлар яуган җиренә...
Сезнең озын керфекләрдәй
Шәм-наратлар күренә. (“Сагышланма, сагышланма...”)
Сөю – кызыл рауза гөле
Күңелем бакчасында.
Сөю – матур дәртле көем,
Юлларның барчасында. (“Сөю – кызыл рауза гөле”)
Телдә чагыштыруның туры һәм кире дигән төрләре дә кулланыла. Әлегә кадәр без күрсәткән чагыштырулар барысы да туры чагыштыру. Ә кире чагыштыруда нәрсә дә булса кире кагылып, аның урынына икенче нәрсә күрсәтелә. Ләкин бу тышкы яктан гына шулай. Мондый чагыштыруларда ниндидер охшашлыкны атап, раслап бирү рәвешендә түгел, ә кире каккан булу төсмерендә бирәләр. Мәсәлән, Ә.Гадел “Кан” дигән шигырендә шушы ысулны куллану аркылы балан белән канны чагыштыра:
Асфальтта ут - балан...
Юк,
Тамчы-тамчы кан! Әрнегән кемнең җан?!
Нинди рух вакытсыз тәненнән аерылган?!
Ә.Гадел үз әсәрләрендә гайре табигый, ясалма чагыштырулар куллану мөмкинлегеннән дә оста файдаланган:
Вокзалда поезд ухылдый
Җитез аргамак сыман. (“Көт мине”)
Татар холкында күпертеп тасвирлау, шуклык-шаянлык булганга күрә, чагыштыруның да төрле рәвешләре, мәсәлән, гипербола да кулланырга мөмкин. Шагыйрь бу мөмкинлекне дә җайлап кына шигырьләрдәге юмор хисен арттыру максатына көйли алган дип уйлыйм:
Охшаганбыз! Кот очарлык!
Минем рәсемем сыман! (“Ихлас”)
Чагыштырулар арасында күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру дигәне дә бар. Мондый сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дәй кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә. Ә.Гадел, минемчә, чагыштыруның нәкъ менә шушы төрен искиткеч оста куллана. Мин аның, күбесенчә, бер күренеш яки предметны, ниндидер яшерен мәгънә салып, үзе генә күзаллаганча, ниндидер охшашлык аркылы бүтән исем белән атап бирү мөмкинлегеннән бик еш кулланганлыгына игътибар иттем. Мәсәлән, көзге җил белән җирдә тәгәрәшкән яфракларны сөйгәненнән алган хатларга охшата:
Яфраклар – синең хатлар –
Сибелә юлларыма.
Икәүләп йөргән чаклар
Һаман да исләремдә. (“Язым кошы, син кайда?)
Чагыштырулар Ә.Гадел шигырьләрендә шулкадәр киң урын алып торалар ки, хәтта бер куплет эчендә берничә чагыштыру килгәннәре дә бик күп:
Бу дөньяда уктай сүз дә бар,
йотып үләр уттай сүз дә бар.
Дошман, дигән салкын сүз дә бар,
Дустым, дигән ялкын сүз дә бар. (“Сүзләр”)
Кая хәзер җилсез аяз матур көннәр?
Идел язы сыман очты гамьсез язгы өннәр,
Табынулар,инанулар –кирәкмәгән шөбһә.
Әле дә чәнчи һәм борчый йөрәктәге шөпшә
Кая икән җил тутырган ак болыттай җилкән?!
Диңгез гизгән көймәләр дә ярда ята... Кипкән... (“Кая хәзер...”)
Йомгаклау
Әсәрнең гомуми тәэсиренә, сәнгатьчә камиллегенә, шул исәптән колакка ятышлы яңгырашына, ачык аңлашылган мәгънә эчтәлегенә каләм ияләре төрле әдәби чаралар ярдәмендә ирешә.Бу чараларның иң еш һәм яратылып кулланыла торганы дип, һичшикез, чагыштыруларны күрсәтә алабыз.
Чагыштырулар сурәтләгән предметны, хәрәкәтне, билгене, халәтне күз алдына җанлырак, тагын да калкурак һәм игътибарны үзенә тартып тора торган итеп китереп бастыра. Язучы чагыштырулар аркылы тирә-юньгә, җәмгыятьтәге күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Ул аларны ярата, тискәре мөнәсәбәттә тора, кызгана. Чагыштырулар язучының стилен баета, образлы итә. Алар сөйләмгә эмоциональлек бирә, автор сөйләменә төрле сурәтләр, төсмерләр өсти. Эш барышында бу фикер ныгыды гына. Әсәрнең тел-сурәтләү чараларын өйрәнү аның темасын, проблемаларын, идеясен, пафосын, сюжетын да аңларга, ачыкларга ярдәм итә. Ә.Гадел иҗаты буенча фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнгәндә мин сөйләмебезне үтемле, тәэсирле, сурәтле итү өчен чагыштыруның тасвир чарасы буларак мөмкинлекләренең чиксез булуына ышандым. Әдәби әсәр тудырганда, гомумән сөйләшү, аралашу вакытында да халкыбызның тел хәзинәсенә таянырга кирәк икәнлегенә тагын бер кат инандым.
Якташым халкыбызның тел хәзинәсенә таянып, бу мөмкинлекләрдән иркен файдаланган һәм укып туялмастай әсәрләр иҗат иҗат иткән. Бу мирасны бары тирәнтен өйрәнергә генә кирәк.
Кулланылган әдәбият
Ә.Гадел. “Дәрт”. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. – 162бит.
Ә.Гадел. “Йолдызлы чат”. - Казан: Китап нәшрияты, 2000. – 136бит.
Ә.Гадел. “Рух бәйрәме”. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002. – 207бит
Ә.Гадел. “Сөю дәрьясы”. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. – 383бит.
“Казан утлары” №8,1980ел
“Казан утлары” №11,2003ел
“Казан утлары” №9,2007ел
Х. Курбатов. “Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы”. – Казан: Мәгариф, 2002, - 199бит
А.Әхмәдуллин. “Әдәбият белеме сүзлеге” – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1990, - 238 бит.
13