12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Илфат20

Автор: Ахмадуллин Ильфат Ильясович

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан

Учитель татарского языка и литературы


Дәреснең темасы: Хаталар өстендә эш. Төзелеше буенча иярченле кушма җөмлә төрләре.

Дәрес тибы:  Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты: Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше буенча төрләрен искә төшерү, аларны танып белү күнекмәләрен үстерү.

 Үстерү максаты: Укучыларның кушма җөмлә турындагы белемнәрен арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбия бирү максаты:

Халкыбызның теле, сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, кеше күңелен рухи яктан баетырга өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек , презентация, карточкалар.

Дәрес барышы

Оештыру.

Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле иртә, укучылар!

Кәефләрегез ничек? Бер-берегезгә яхшы кәеф теләп елмаеп алыгыз әле.

 Бүгенге дәресемне язучы Гариф Ахуновның сүзләре белән башлап җибәрәсем килә. Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат - аның күңел байлыгы, теле, сәнгате. Укучылар, дәрес дәвамында уйланыгыз әле, Гариф Ахунов әйткән әлеге сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

Өй эше тикшерү. Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр кулланып, киләчәк буынга баласына хат язарга иде. Кем беренче үзенең хатын укырга тели?

Укучылар, мин сезне узган дәрестә язган диктант билгеләре белән таныштырып үтәм, анализлыйм. Ә хәзер хаталар өстендә эш башкарырбыз. Хаталар өстендә эш. Хаталы сүзләрне, җөмләләрне күчереп язу, охшаш мисаллар уйлау.

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

Яңгырлар башланганчы, икмәкне кайтарып өлгердек.

Кемнең белеме бар, шуның кадере бар.

Иң мөһиме шунда: 1974 нче елны Пермьдәге Барда районында табылган бу нөсхә чын мәгънәсендә нур өстенә нур булды.

Укучылар, әлеге җөмләләр бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар икән?

Бәйләүче чаралары белән. Беренче һәм икенче җөмләләрдә бәйләүче чара хәбәр составында, ә калганнарында хәбәр составында түгел.

Дөрес. Бу җөмләләрнең исемнәрен кемнәр әйтә ала?

Аналитик һәм синтетик җөмләләр.

Иярчен җөмләләр кайсы үзенчәлекләреннән чыгып әлеге ике төргә бүленәләр?

Төзелешләре ягыннан

Димәк, без бүген нинди теманы искә төшерербез?

Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре.

Бүгенге дәресебезнең максатларын атагыз әле.

Төзелеше ягыннан иярченле кушма җөмләләрне искә төшерергә, аларны аера белергә өйрәнергә.

Укучылар, җөмләләрнең төзелешен өйрәнү сезгә ни өчен кирәк?

Дөрес итеп аралашыр, сөйләм төзер өчен.

Белемнәрне актуальләштерү:

Укучылар, әйдәгез. Бирелгән җөмләләрнең схемаларын тактада төзик әле.

Нәкъ шул вакыт Нәфисәләрнең чолан ишеге ачылган тавыш ишетелде.

Солдатлар, шулай көтеп ята торгач, караңгы төшкәнне сизми дә калдылар.

Бәдретдин айлар буе кул тимичә яткан скрипкасын шактый озак азапланып көйләде.

Бу җөмләләр барысы да нинди җөмләләр булдылар?

Синтетик җөмләләр

Әйдәгез, хәзер синтетик җөмләләрнең кагыйдәсен әйтеп карагыз.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа керешеп киткән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип йөртелә.

Синетик иярчен җөмләнең бәйләүче чараларын әйтегез.

Синтетик иярчен җөмләнең бәйләүче чаралары: кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору.

Синетик иярчен җөмләләр янында нинди тыныш билгеләре кулланыла?

Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән өтер белән аерыла.

Үзе ияргән сүз белән янәшә торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән бернинди билге белән дә аерылмый.

Җөмләләрнең схемаларын төзүне дәвам итәбез.

Тагын шынысы исенә төште: әнисе аны үзенчә дәвалый иде.

Мин беләм: сез барыгыз да игелекле балалар.

Һәркемгә мәгълүм ки, яхшылык җирдә ятмый.

Әлеге җөмләләр барысы да нинди җөмләләр булдылар?

Аналитик җөмләләр

Аналитик җөмләләргә билгеләмә бирегез.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип йөртелә.

Аналитик җөмләләрнең бәйләүче чараларын атагыз.

Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар 3 төрле була: мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү паузасы (интонация).

Аналитик җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?

Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер һәм ике нокта куелырга мөмкин.

1.Баш җөмләгә парлы мөнәсәбәтле сүзләр һәм ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмләләр янында өтер куела.

2.Баш җөмләгә көттерү паузасы белән бәйләнгән иярчен җөмлә алдыннан һәрвакыт ике нокта куела.

3.Ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килсә, аның алдыннан өтер куела.

Ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килсә, җөмләләр арасында көттерү паузасы ясала, һәм шул урынга ике нокта куела.

Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм, анда схемалар бирелгән, сезгә парлашып әлеге схема буенча җөмләләр төзергә кирәк.

(кем ), [ шул] .

( -ү белән), [ ] .

( -га ), [ ] .

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Укучылар, хәзер мин сезгә кагыйдәләр язылган карточка бирәм, сезгә төркемдә төшеп калган сүзләрне язарга кирәк. Кайсы төркем беренче тәмамлый, шул төркем җиңүче була.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа керешеп киткән җөмлә _____________________________дип йөртелә.

Синтетик иярчен җөмләнең бәйләүче чаралары: _______________________________ Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән __________________белән аерыла. Үзе ияргән сүз белән янәшә торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән _____________________белән дә аерылмый.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә ________________________________ дип йөртелә.

Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар 3 төрле була: ________________________

Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына ____________________ куелырга мөмкин.



Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү. Укчылар, хәзер тест эшләп алырбыз.

Тест

1. Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә ничек атала?
а) тезмә кушма җөмлә;
ә ) иярченле кушма җөмлә;
б) теркәгечле тезмә кушма җөмлә.
2. Иярченле кушма җөмләләр төзелеше ягыннан түбәндәге төрләргә бүленәләр:
а) аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр;
ә) иярчен ия,хәбәр,аергыч,тәмамлык,хәл җөмләләр;
б) бары тик синтетик кына була.
3. Иярченле кушма җөмләләр мәгънәләре буенча түбәндәге төрләргә бүленәләр:
а) иярчен ия һәм иярчен хәбәр;
ә) аналитик һәм синтетик;
б) иярчен ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч.
4. Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә компонентларны бәйләүче чаралар:
а) иярчен җөмләнең хәбәре составында торалар;
ә) иярчен җөмләнең хәбәре составында тормыйлар;
б) баш җөмләдә киләләр.
5. Синтетик иярчен җөмләләр кайсы телләргә хас:
а) татар теленә һәм рус теленә;
ә) төрки телләргә,шул исәптән татар теленә дә;
б) рус теленә.
6.Синтетик бәйләүче чараларга керми:
а) килеш кушымчалары, фигыль формалары;
ә) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
б) мөнәсәбәтле сүзләр;
в) янәшә тору.
7. ”Ана җиргә яңа тормыш алып килгәнгә, кешелек утын сүндермичә, буыннарны буыннарга тоташтырганга, без аналарга мәхәббәтле, игътибарлы, ихтирамлы булырга тиешбез” җөмләсенә кайсы схема туры килә:
а) (...-гәнгә), (...-ганга), [ ].
ә) (...-ганга), [ ].
б) (...-гәнгә), (...-мичә), (...-ганга), [ ].

-Укучылар, слайдтан үзегезнең җавапларыгызны тикшерә аласыз. 1-ә, 2-а, 3-б, 4-а, 5-ә,6-б,7-ә.

8.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Укучылар, мин сезгә дәрес башында сорау биргән идем. Шул сорауга әйләнеп кайтып, сезнең фикерләрегезне тыңлап үтик әле. “Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат - аның күңел байлыгы, теле, сәнгате”. Гариф Ахунов әйткән әлеге сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

Укучылар, бүген сез дәрестә нәрсәләр үзләштердегез, өйрәндегез?

Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Төрле ситуацияләр язылган карточкалар буенча синтетик иярченле кушма җөмләләр уйлап язарга (ситуацияләр: «Сиңа көтелмәгән бүләк тапшырдылар…», «Син көчле яңгырга эләктең…», «Сине староста итеп сайладылар…», «Син кызыклы китап укыдың…», «Син бүген бик бәхетле…»)

61 нче бит, 67 нче күнегү. Өзектәге синтетик иярченле кушма җөмләләрне табыгыз һәм кирәкле урынга тыныш билгеләрен куеп языгыз.



































Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.